Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Агромастер“ Нәҗипов

Урып-җыю көннән-көн киңрәк колач ала бара. Райондагы барлык авыл хуҗалыгы оешмалары көзге культураларны суктыру белән мәшгуль.

"Кулон" агрофирмасы да уңышны урып-җыюга оешкан төстә, тулы әзерлек белән кереште. Дистәләгән комбайн көн саен 150 гектардан артык мәйданда көзге культуралар урып-җыя, уңыш гектарыннан 22-24 центнер чыга. 28 июльдә комбайннар көзге бодайны турыдан-туры суктыруны төгәлләделәр, ерганак аша аларны башка кыр көтте, анысы да өлгергән.
Без тәҗрибәле механизатор Исхак Нәҗипов идарә иткән "Мега-360" комбайнын туктатып, урып-җыюның барышы белән кызыксындык.
-Әлегә бар да әйбәт бара, - диде ул туктар-туктамас кына. -Бу комбайнда мин сигезенче сезон эшлим, аны бик әйбәт беләм. Ярдәмчем Илья Темников белән комбайнны урып-җыюга ныклап торып хәзерләдек, ул сынатмаска тиеш, - дип өстәде.
54 яшьлек Исхак 40 елын инде механизатор булып эшли, башта эшне үзе комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Агрофирмада аны бар да мактап кына сөйли.
-Аны чын мәгънәсендә агромастер дияргә була, - дип сөйли агрофирманың баш агрономы Сергей Котов. - Кышын ул авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый, язын куәтле "Бюллер" тракторына утырып чәчү чәчә, башкарган эше гел сыйфатлы. Исхакның ел саен әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп хуҗалыкта гына түгел, район механизаторлары арасында лидерлар сафында булуы очраклы хәл түгел, моңа ул тырыш хезмәт белән ирешә.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев