Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар кабызган утлар якты яна

Күптән түгел "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Чистай электр челтәрләре филиалы үзенең 50 еллыгын - юбилеен билгеләп үтте. Яңа Чишмә электр челтәрләре дә шушы филиалның бүлекчәсе санала, аларны да хаклы рәвештә юбилярлар дип атарга мөмкин.

Район электр челтәрләрен 1983 елдан бирле Харис Хөсәенов җитәкли һәм без аннан берничә соравыбызга җавап бирүен үтендек.
-Харис Хөсәенович, Сезне безгә Болгардан (Спас районы) грамоталы һәм ышанычлы белгеч буларак җибәргәндә- 31 ел элек электр хуҗалыгы нинди хәлдә иде?
-Яңа Чишмәдә подстанциянең куәте бик аз - нибары 35 кВ һәм ул КМС заводы янында - юл буенда сазлыкка урнашкан иде. Электр хуҗалыгының хәле мөшкел иде. Акрынлап яңа подстанция төзи, җиһазларны яңарта башладык.
-Шушы еллар эчендә ниләр эшләнде?
-Күп нәрсә эшләнде. 110/35/10 кВ-лы куәтле яңа подстанция төзелде, аннан күрше районнар да, нефть компанияләре дә файдалана.
Резерв линиясе сафка басты, авария булганда озак вакыт утсыз калдырмас өчен резерв линиясе эшкә җигелә. Быел август аенда булган давыл вакытында шундый хәл күзәтелде, югары көчәнешле линиянең 17 баганасы ауса да, ут озакка сүнмәде. Баганаларны исә 2-3 тәүлек дәвамында кабат утырттык, анда республикадан җыелган 100 дән артык энергетик эшләде.
-Районның торак пунктларында электр линияләре яңартылды, бу эш әле дә дәвам иттереләме?
-1985 елдан башлап районда һава линияләренә реконструкция үткәрелә башлады. Линияләрнең озынлыгы 800 километрдан артып китә, алар бер тапкыр капиталь ремонт үткәннәр иде инде, хәзер икенче кат ремонт ясала. Электр чыбыкларын изоляциялегә (СиП) алыштыру нәтиҗәсендә күп кенә авылларда хәзер линияләр куркынычсыз һәм ышанычлырак.
-Без Сезнең белән матур, уңайлы кабинетта сөйләшеп утырабыз. Бинагыз да шәп. Кайчан күчендегез соң?
-Яңа базага без 2000 елны күчендек. Биредә административ бина, җылы гаражлар, көнкүреш бүлмәләре, склад биналары һ.б. урнашкан. Энергетикларның эше һәм көнкүреше өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Коллективта хәзер 43 кеше эшли. Ул тотрыклы һәм күбесе биредә озак еллар хезмәт куя: баш инженер Валерий Карцев, диспетчер Сергей Былинкин, тракторчы Кәрим Мөхетдинов, электромонтер Сергей Карцев, участок мастеры Булат Зарипов һәм башкалар шундыйлардан.
Чистайда узган юбилей тантанасында Булат Зарипов тармакның югары бүләге - Россия Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, ә Харис Хөсәеновка намуслы хезмәте өчен Челтәр компаниясенең юбилей медален тапшырганнар. Коллективта кадрлар алышынмый, барлык белгечләр дә тиешле белемле, хезмәт хаклары да әйбәт һәм тотрыклы.
Энергетикларның бурычы - кулланучыларны тәүлек әйләнәсенә өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итеп тору һәм алар бу бурычны - бу эшне уңышлы башкаралар.
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев