Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авария хәлендәге торактан – яңа йортларга

Яңа ел алдыннан гына Красный Октябрь поселогыннан ике гаиләгә авария хәлендәге торактан халыкны күчерү программасы буенча төзелгән яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Безнең районда социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау буенча дистәләгән социаль программа эшли, шуларның берсе - халыкны авария хәлендәге торактан күчерү, хәзер биш йорт төзелеп бетү янында,...

Яңа ел алдыннан гына Красный Октябрь поселогыннан ике гаиләгә авария хәлендәге торактан халыкны күчерү программасы буенча төзелгән яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
Безнең районда социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау буенча дистәләгән социаль программа эшли, шуларның берсе - халыкны авария хәлендәге торактан күчерү, хәзер биш йорт төзелеп бетү янында, анда Красный Октябрь поселогыннан сигез гаилә яшәячәк.
Красный Октябрь поселогында 50 нче елларда төзелгән 8 фатирлы торак йорт инде тузган - авария хәлендә. Район җитәкчелеге нәкъ шул йортларда яшәүчеләрне күчерү программасына кертте.
Шулай итеп, 30 декабрьдә Красный Октябрьдә яшәүче Касыйм Миневәлиев һәм Елизавета Полякова гаиләләренә беренчеләрдән булып тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. -Мин районда булган һәр яңа өйгә-фатирга сөенәм һәм сезне өй туе, Яңа ел белән котлыйм, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов ал тасманы кискәч. - Өегез җылы, якты, уңайлы , хуҗалар озын гомерле булсын, - дип тә теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов төзүчеләргә әйбәт эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, калган 6 фатир (алар район үзәгенең "Көнбатыш" районында төзеләчәк) 2015 елның апрель аенда тапшырылачак, диде ул. "Төзүче" җәмгыяте җитәкчесе Хәлим Билданов яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырып, субподрядчыларга - газчыларга һәм электрчыларга, шулай ук авыл җирлеге башкарма комитетына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Без төзегән йортларга биш ел дәвамында хезмәт күрсәтүгә гарантия бирелә", - дип билгеләп үтте ул. Җирле АҖ башлыгы Светлана Ерохина да яңа йорт хуҗаларын котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-Без яңа фатирлы булуыбызга сөенеп туя алмыйбыз, район җитәкчелегенә дә, төзүчеләргә дә, җирле власть вәкилләренә дә безгә кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтлебез, - ди Касыйм Миневәлиев. - Шушы уңайлыклар тудырылган яңа фатирларда исәнлектә озын гомер кичерергә язсын безгә.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X