Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгына - зур игътибар

12 апрельдә узган Яңа Чишмә муниципаль Советының 24нче утырышында агросәнәгать комплексын үстерүгә, энергияне саклау буенча программаны тормышка ашыруга, ветераннарның социаль-икътисадый хәлен яхшыртуга кагылышлы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Утырышны Совет рәисе - район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашты һәм чыгыш...

"Районда агросәнәгать комплексын үстерү" милли проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов доклад белән чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы безнең авыл хуҗалыгы районында икътисадны системага салучы төп тармак булып тора һәм соңгы елларда ирешелгән нәтиҗәләр дә начар түгел. Үсемлекчелектә бөртеклеләрнең гектарыннан 25 ц уңыш алынды, 2017 елга да нигез салып калдырылды - 15 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелде. 2016 елда үсемлекчелек өлкәсендә хуҗалыкларга 63,4 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Районда бәрәңге һәм шикәр чөгендере игүнең торгызылуы да сөендерә.
Терлекчелектә 2016 ел дәрәҗәсенә карата МЭТ-нең баш саны кимүгә юл куелмады, ә дуңгызлар һәм сарыклар саны кими төште. МЭТ-дән үрчем алу 2016 елгы дәрәҗәдән югарырак. 2016 елда сөт җитештерүдә 2015 ел дәрәҗәсен бик азга гына куып җитә алмадык.
Аннан соң докладчы авыл хуҗалыгы производствосына ярдәм итү буенча гамәлдәге республика программаларын санап үтте һәм 2017 елга бурычлар билгеләде. Ә алар менә нинди: бөртеклеләрнең гектарыннан 25 центнердан да ким булмаган уңыш алу, терлекләрнең баш санын (5%тан да ким түгел) арттыру, сөт җитештерүне 32,5 мең тоннага, 1 баш сыердан савып алынасы сөт күләмен - 5100 кг-га, ит җитештерүне - 2,8 мең тоннага кадәр җиткерү һәм авыл халкының хезмәт хакы аена 15 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
- Кайбер күрсәткечләр буенча берничә хуҗалык үз позициясен югалтты, ә аларны яхшырту өчен резервлар эре КФХ-ларда да, вак хуҗалыкларда да һәм шәхси хуҗалыкларда да бар, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләреннән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакларын планлы рәвештә арттыруларын таләп итте (бездә исә ул 14 меңгә дә җитми, ә республика буенча - 17 мең сумнан артык).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова энергияне саклау буенча программаны тормышка ашыру барышы турында хәбәр итте. Энергия саклау буенча чараларны башкаруга финанслауның барлык чыганаклары хисабына 38 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән. 4 газ миче алыштырылган, авыл җирлекләрендә светодиод яктырткычлар урнаштырылган, күп фатирлы 3 йорт һәм 3 балалар бакчасы капиталь ремонтланган, 7 циркуляр насос сатып алынган һәм урнаштырылган һ.б. Нәтиҗәдә, билгеле бер икътисадый нәтиҗәлелеккә ирешелгән. Газ 1,1%, су - 10,1% экономияләнгән, тик электр энергиясе 11% ка артык кулланылган.
Агымдагы елга энергия саклау буенча төп бурыч булып энергетика хуҗалыгына файдалануга һәм ягулык - энергия ресурсларына түләүгә бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын максатчан куллануга, күп фатирлы йортларда гомум йорт исәп приборларыннан 100% файдалануны тәэмин итүгә контрольлек итү тора.
Совет утырышында РҮХ-нең баш табибы Рәфис Вафинның өлкән кешеләрнең социаль-икътисадый хәлен яхшырту буенча мәгълүматы тыңланды. Уңай яклар белән беррәттән билгеле бер җитешсезлекләр дә бар. Өйгә барып карау - социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртасы бар, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешеләрне вакытында ачыклап, исәпкә куярга һәм "Өлкән кешеләрне гаиләгә тәрбиягә алу" проектын тормышка ашырырга кирәк.
Депутатлар шулай ук кайбер норматив - хокукый актларны тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырыш азагында бүләкләү тантанасы да узды. Казанда үткән ярминкәләрдә актив катнашкан өчен Яңа Чишмәдән фермер Зөфәр Нурхамәтов һәм Красный Октябрь АҖ-нә кергән Екатериновка авылыннан Рафаил Сөләйманов Казан мэрының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне аларга Мөхәммәтвәли Хөснетдинов тапшырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев