Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең IT-чемпионнары

"IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы төгәлләнде. "Иң актив укучы" номинациясендә Тубылгы Тау мәктәбеннән Булат Нургатин (1917 балл) белән Алия Хәлилова (1324 балл) һәм Шахмай мәктәбеннән Ралия Әхмәтҗанова (1335 балл җыеп) җиңү яулаганнар. "Иң актив мәктәп" номинациясендә икенче мәртәбә Тубылгы Тау мәктәбе иң әйбәт мәктәп санала. Бу мәктәп Татарстан Республикасының иң...

"IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы төгәлләнде. "Иң актив укучы" номинациясендә Тубылгы Тау мәктәбеннән Булат Нургатин (1917 балл) белән Алия Хәлилова (1324 балл) һәм Шахмай мәктәбеннән Ралия Әхмәтҗанова (1335 балл җыеп) җиңү яулаганнар.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә икенче мәртәбә Тубылгы Тау мәктәбе иң әйбәт мәктәп санала. Бу мәктәп Татарстан Республикасының иң яхшы 10 мәктәбе арасына кергән. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!
Кичә, 23 декабрь көнне безнең өч җиңүчебез Казанга барды, аларга һәм Татарстанның барлык районнарыннан җыелган иң яхшы укучыларга бүләкләр тапшырганнар.
Тантаналы чарада 153 укучы планшетлы булган, 51 мәктәп-интерактив җиһаз, ә 1-3 урыннар алган 3 мәктәп мобиль класслар алган. Булат Нургатин (рәсемдә) сөйләве буенча, чара Казанда IT-паркта узган, аннан соң шунда ук экскурсия оештырылган. Планшетларны балаларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. -Әгәр конкурс алда да үткәрелсә, киләчәктә үз рекордымны куярга һәм Яшел Үзәннән килгән быелгы җиңүче рекордына якынлашырга тырышачакмын, ул 8200 дән артык балл җыйды, - ди Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X