Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм белән, авыл хезмәтчәннәре!

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар. Котлауда районыбыз хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр, бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар, дип билгеләп үтелә. Бу көннәрдә туңга җир сөрү, терлекләрне кышкы...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда районыбыз хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр, бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар, дип билгеләп үтелә. Бу көннәрдә туңга җир сөрү, терлекләрне кышкы араннарга күчерү эшләре төгәлләнеп килә.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ныклы исәнлек, бәхет, гаилә иминлеге, яңа хезмәт уңышлары теләнә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов та авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
Котлауда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең үз-үзләрен аямый фидакарь хезмәт куюлары мактауга һәм алларында баш июгә лаек, дип билгеләп үтелә. Аларның авыр хезмәте өчен рәхмәт әйтелә, бәхет-шатлык, иминлек, муллык теләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев