Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бюджет кабул ителде

11 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 37 нче утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үткәрде.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе, район башлыгы вазыйфасын башкаручы Ринат Фәсахов катнашты. Утырышка аның урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре начальниклары, район прокуроры, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр дә чакырулы иде.
Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде.
"2015 елга һәм 2016-2017 еллар план чорына Яңа Чишмә муниципаль районы бюджеты турында" "Карар проекты турында"гы беренче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады. Ул депутатларга 2015 елга бер үк күләмдәге (барлыгы 387 млн 691 мең сум) керемнәр һәм чыгымнар белән (ягъни дефицитсыз) район бюджеты турында карар проекты кабул итәргә тәкъдим итте, ә 2016 елга - 397 млн 737 мең сум, 2017 елга - 412 млн 639 мең сум. Проект беренче укылышта бертавыштан кабул ителде. Тиздән бюджет буенча ачык (халык алдында) тыңлаулар булачак.
Аннан соң депутатлар яңа редакциядә Яңа Чишмә муниципаль районының Устав проектын кабул иттеләр.
Утырышта шулай ук районның Контроль-хисап палатасы турындагы Положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, мөлкәтләре турында мәгълүматлар бирү турындагы Положениене раслау кебек карарлар да кабул ителде. Тагын кайбер муниципаль хокукый актлар буенча тиешле карарлар кабул ителде, Яңа Чишмә районында яңа редакциядә муниципаль хезмәт турында Нигезләмә, яңа редакциядә персональ мәгълүматлар белән эшләү турында Нигезләмә, яңа редакциядә җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия турында Нигезләмә расланды.
Кайбер депутатларның депутатлык вәкаләтләрен алдан туктатуларына бәйле рәвештә, район Советының даими комиссияләре составына яңа депутатлар кертелде.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 37 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев