Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләрдә шактый авырулар ачыкланган

Агымдагы елның гыйнвар-мартында 1997 елда туган яшүсмерләр башлангыч хәрби исәпкә куелган. Медицина каравы үткәргәннән соң егетләрдә шактый авырулар булуы ачыкланган.

Барлыгы 104 кеше исәпкә куелырга тиеш булган, 103 се исәпкә куелган (берсе районнан күчеп киткән).
15 кеше хәрби хезмәткә яраклы дип танылган (14,4%), берникадәр чикләүләр белән яраклылар - 55 кеше (52,8%), хәрби хезмәткә чикле яраклы булучылар - 22 кеше (21%), 2 кеше хезмәткә яраксыз дип танылган.
Хезмәткә яраклыларның тулаем күләме хәрби исәпкә куелучылар саныннан 67,3% тәшкил иткән.
Ачыкланган авырулар арасында яссы табанлылык (48 кеше - !), умыртка баганасы авырулары (9), кан тамырлары авырулары (4), ашказаны-эчәк тракты авырулары (11), неврология авырулары (15), күз авырулары (14) өстенлек алган.
-Ачыкланган авырулары булган яшүсмерләр дәвалану өчен тиешле табибларга җибәрелгән, - диде безнең белән әңгәмә барышында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Алексей Мельников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев