Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт активлыгы арта

24 сентябрьдә авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет хезмәтләре, банк җитәкчеләре, сөт хәзерләүчеләр катнашында 8 айда район халкының хезмәт активлыгын анализлау буенча киңәшмә булып узды.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үз чыгышында халык асраган мал-туар санының, савым сыерларының арту динамикасына, шулай ук ШЯХ кредитлары бирү, сөт хәзерләү торышына анализ ясады.
МЭТ, дуңгызлар, сарыклар санын чагылдырган кәкре графикның өскә үрмәләве сөендерә, билгеле: 1 июльгә МЭТ - 549, дуңгызлар - 463, сарыклар 342 башка арткан. Савым сыерлары да акрынлап булса да арта - 13 башка ишәйгән. 2013 ел белән чагыштырсак, терлекләр саны буенча хәлләр тотрыклы. Шахмай, Тубылгы Тау, Акъяр авыл җирлекләре гел алда баралар. Хәер, авыл җирлекләре - аутсайдерларның исемнәре дә үзгәрешсез кала.
-Әгәр маллар саны артмаса, шушы авыл өчен бер генә программа да (ни юллар, ни су) эшләп китмәячәк. Акча табыш китергән җиргә генә биреләчәк, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Эшлим, дип торган кайбер шәхси хуҗалыклар өч сыер өстенә дүртенчесен, бишенчесен алалар. Мисал өчен, Шахмай авыл җирлегендә 1 сентябрьгә андый йортлар саны 88 гә җиткән (28 йорт өстәлгән). Башка авыл җирлекләрендә бу нисбәттән нәтиҗәләр уңай булса да, берничә мәртәбә калышалар. Үрчем, савым югары булсын өчен МЭТ-нең токымын да яхшыртырга кирәк. Тик 141 баш малның (барлыгы 2192 баш сыер) гына хуҗасы сыерларын ясалма орлыкландыру өчен мөрәҗәгать иткән, шуның 57-се Шахмай АҖ-нә туры килә. -Бу мәсьәләдә эшләр шәптән түгел, - дип ассызыклады район башлыгы, - хәлне төзәтергә кирәк.
Узган елның 8 ае белән чагыштырганда быел 8 айда ШЯХ кредитлары 50 гә күбрәк бирелгән, ел башыннан барлыгы 265 кредит (2,88 млн.сумлык) бирелгән. Вячеслав Козлов, ШЯХ кредитларын күбрәк бирү һәм аны бирүдән баш тартмасыннар өчен банклар белән эшләячәкбез, дип белдерде - 100 йортка ШЯХ кредитлары алуда да алдагы өч АҖ алда бара. Тулаем авыл җирлекләре буенча (2-3 АҖ-н исәпләмәгәндә) бу күрсәткеч арта, шулай да уртача район күрсәткече (38) республиканыкыннан (44) калыша.
Шуңа карамастан, халыкның хезмәт активлыгы арта бара, бу сөт хәзерләүдә ачык чагыла: 2013 ел белән (8 ай) чагыштырганда 7996 ц сөт күбрәк җыелган. Август аенда сөт хәзерләүчеләр халык белән сөт өчен исәп-хисапны төрле бәядән (12 сум 98 тиеннән 13 сум 25 тиенгә чаклы) ясаган. Чагыштыру өчен Вячеслав Козлов мисал китерде, Спасс районы башлыгы белән аралашканда ул хәзерләүчеләренең сөтне халыктан 10 сум 20 тиен белән алып, бер литр сөттән 4-5 сумны үз кесәләренә салуын белгән, ә бездәге сөт хәзерләүчеләрнең выручкасы 1 сум - 1 сум 20 тиен чыга. Август ае өчен һәр җирдә , ә дүрт АҖ-дә сентябрьнең беренче ункөнлеге өчен дә исәп-хисап ясалган.
"Просто молоко" ҖЧҖ филиалы тарафыннан сөт сатып алу буенча эш нәтиҗәләре турында аның директоры Федор Бурчин сөйләде. Халык белән исәп-хисап ясауда аларның барысы да тәртиптә, ул шулай ук аларда сөткә бәяләр артачак дип вәгъдә итте. Сөтнең сыйфатына килгәндә, аны яхшыртасы бар, диде. Район башлыгы һәм Федор Бурчин сөт тапшырганда район бюджетына кемнәр салым түли, өстенлекне шушы сөт эшкәртүчеләргә бирергә кирәк дигән фикер белән килештеләр.
Киңәшмәдә ШЯХ-ны пай җирләре өчен печән, бөртек белән тәэмин итү, салам әзерләү (шәхси хуҗалыклар өчен барлыгы 667 тонна әзерләнгән), азык культуралары үстерү өчен буш бакчалардан файдалану мәсьәләләре каралды. Сентябрьдә халыкка савым сыерларына (2000 сум субсидиягә) 51,6 тонна бөртек биргәннәр. Төрле хуҗалыкларда бөртеккә булган бәяләр белән Вячеслав Козлов таныштырды (бер килограммы 5,6 сумнан башлап 9 сумга чаклы) һәм үз исеменнән кисәтеп тә куйды: -Кем 7 сум 50 тиеннән арттыра, без моңа юл куймаячакбыз.
Быелгысы елның "бәрәңге проблемасы" да күтәрелде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, күпчелек халыкның "икенче икмәк" уңышы елдан-ел кими һәм бу хәлне төзәтергә кирәк. Һәм менә шуңа да орлык өчен сортлы бәрәңге кайтартуга район заявкалар кабул итүне халыкка хәбәр итәргә кирәк. Кемгә күпме кирәк, үзегезнең авыл җирлеге башкарма комитетына язылырга кирәк.
Киңәшмә Бөтенрәсәй бәйрәме - профсоюзлар көненә туры килде. Иң яхшы профком рәисләренә: сәламәтлек саклау өлкәсендә Любовь Маланчевага, мәгариф өлкәсендә - Ләйсән Нурхамәтовага, мәдәният өлкәсендә - Надежда Зыковага һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз рәисе Любовь Михееваларга бүләкләр тапшырылды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X