Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт активлыгын арттыру өчен шартлар бар

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 15 мартта узган 23нче утырышында киләчәктә халыкның хезмәт активлыгын күтәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов катнашты һәм чыгыш ясады.
Утырыш алдыннан Вячеслав Козлов район прокуроры Алексей Парамоновны туган көне белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Надежда Попкова доклад белән чыгыш ясады.
- Районда 2020 елга чаклы ШЯХ-ны үстерү программасы эшләнде, - дип билгеләп үтте ул. - Аның үтәлеше 9 күрсәткеч белән бәяләнә. 2016 елда ШЯХ җитештергән тулаем продукция күләме 304 млн. сумлык булды, бу авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең 13%-ын тәшкил итә.
Халыкның хезмәт активлыгы буенча республика рейтингында безнең район 43 район арасында 16 нчы урынны били, шулай да районда позицияне яхшырту өчен мөмкинлекләр һәм резервлар бар. Республика авыл җирлегендә бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә субсидияләр, грантлар, ташламалар бүлеп биреп, саллы ярдәм күрсәтә. Республикабыз җитәкчелеге булышлыгы белән авылларыбызның инфраструктурасы (юллар, суүткәргеч, яктырту һ.б.) ел саен әйбәтләнә баруын сөйләп тормасак та беләбез.
Акъяр, Тубылгытау һәм Шахмай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр намуслы хезмәт куялар, монда ел саен ШЯХ-ларда сыерлар саны арта, кредитлар алып, үзләренең тормыш шартларын яхшырталар. Ә менә Буревестник, Яңа Чишмә, Акбүре һәм Красный Октябрь АҖ-дә тиздән сыерлар бөтенләй калмаячак.
Докладчы сөт сатуны, терлекләрнең баш санын арттыру, ШЯХ кредитлары алу буенча 2017 елга бурычлар билгеләде һәм "әгәр дә безнең халыкның күпчелеге үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып барса, терлек асраса, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерсә, яшьтән үк үз балаларын җирне яратырга һәм сәламәт туклануны бәяләргә өйрәтсә, бу очракта халыкның хезмәт активлыгын арттыруда проблемалар азрак булачак", диде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм Ришат Хабиповлар үзләренең чыгышлары белән докладны тулыландырдылар. Ришат Хабипов, аерым алганда, халыкка ярдәм итү йөзеннән 2017 елда субсидияләр һәм грантлар сыйфатында 785 млн. сум акча бүлеп биреләчәк, дип ассызыклады (авыл хуҗалыгы кооперативларына минифермалар төзүгә һәм грантларга аерым игътибар биреләчәк).
Әлеге мөһим мәсьәләне карауны төгәлләп, район башлыгы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, кош-корт асрау, теплицалар төзү кебек юнәлешләр бездә әлегә бик сүлпән үсеш алган, дип билгеләп үтте. Һәр авыл җирлегендә эшлекле кешеләрне табарга, грантлар алу һәм производствоны үстерү өчен документлар рәсмиләштерүдә аларга ярдәм итәргә кирәк.
Утырыш азагында бүләкләү тантанасы булды. Казан шәһәрендә ярминкәләрдә актив катнашкан өчен район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина һәм Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны Ришат Хабипов тапшырды. Район башлыгы Вячеслав Козлов район халкының сәламәтлеген саклауда күпьеллык намуслы хезмәте өчен Яңа Чишмә РҮХ табиб - офтальмологы Гөлфирә Зарубинага Мактау грамотасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев