Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хокук саклау органнары хезмәтне көчәйтелгән режимда алып бара

Ноябрь ае башыннан алып махсус фәрман булганчы Россия ЭЭМгә караган Яңа Чишмә районы полиция бүлегендә хезмәтне көчәйтелгән режимда алып барырга һәм шәхси составка районда террорчылыкка каршы чаралар үткәрүгә күрсәтмә бирелгән.

Көн саен көчәйтелгән режимда эшләүче ике төркем булдырыла, алар төнлә кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, район оешма һәм предприятиеләрен тикшерәләр, объектның террорчылыкка каршы сакланышы, яктыртылуы һәм сак булу-булмавы тикшерелә. Шулай ук тулай торак һәм кунакханәләр дә тикшерелә. Көндезге вакытта мәктәпләр, балалар бакчалары, башка объектлар сак, үткәрү режимы булу-булмауга тикшерелә, чит кешеләр, әйберләр һ .б. күренгәндә(табылганда) ничек эш итү кирәклеге турында инструктажлар үткәрелә. Кизү торганда ЮХИДИ хезмәткәрләре БДБ (СНГ) илләреннән булган дәүләт номерлы автотранспортка аерым игътибар бирәләр, алар тикшерелә.
Узган атнада полиция хезмәткәрләре мәктәп һәм балалар бакчаларының уяулыгын тикшерделәр - шартлаткыч җайланма муляжын алып керергә тырышып караганнар. Тикшерү кайбер мәктәпләрдә үткәрү режимында җитди кимчелекләр булуын күрсәткән. Гимназиядә, мәсәлән, килүчеләрнең документлары, кулга тоткан әйберләр тикшерелми, аларның сүзенә ышаналар. Димәк, үткәрү режимы күз буяу өчен башкарыла дип әйтергә була.
Алексеевск колледжының 2 нче номерлы филиалында булганда да үткәрү режимында шундый ук кимчелекләр ачыкланган.
Яңа Чишмә урта мәктәбен һәм балалар бакчаларын тикшергәндә тупас кимчелекләр ачыкланмаган, әмма һәр җирдә дә үткәрү (кертү) режимын һәм килүчеләрнең документларын тикшерүне көчәйтергә кирәк.
Тереклек тәэмин итүнең бик мөһим объектларын тикшергәндә түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланган:
- "Таттелеком"да (РЭЭЧ) бинаның беренче катындагы тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр юк;
- электр челтәрләрендә һәм райгазда видеокүзәтү юк;
- радиотелевизион станция төнлә яктыртылмый, сак һәм видеокүзәтү юк.
КМС заводына гына шелтә юк.
Кешеләр күпләп йөрүче объектларның (кибетләр, МЙ, клуб һ.б.) кайберләрендә "куркынычсызлык паспорты" юк (район буенча андый объектлар - 74, бары 34 ендә генә паспорт булган).
Полиция хезмәткәрләре районда күп фатирлы йортларны тикшереп чыкканнар. Район үзәгендәге 21 йортның 15 ендә чорма яисә подвал ишекләре йозакка бикләнмәгән, Кр. Октябрь, Екатерина, Черемухово һәм Волчья Бистәләрендәге байтак йортларда да шундый ук кимчелекләр. Йортлар буенча башлыклар белән җитешсезлекләрне бетерү, чит кешеләр күренү һәм бу турыда тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итү буенча сизгерлек күрсәтү турында әңгәмәләр үткәрелгән.
АҖ башлыклары белән берлектә буш һәм караучысыз калдырылган йортларга тикшерүләр үткәрелә, ерактагы халкы аз булган торак пунктлар тикшерелә. Әлегә чаклы чит кешеләр ачыкланмаган. Барлык АҖ буенча тиешле белешмәлекләр таратылган.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан көн саен экстремизм линиясе буенча профилактик исәптә торучы кешеләр тикшерелә, бу алар яшәгән урынны һәм күчеп йөрүләрен күзәтеп тору максатыннан эшләнә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре район халкын уяу булырга, режим-сак һәм тикшерү чараларын җитди көчәйтү кирәклеген аңларга, тынычлык сакларга һәм бик игътибарлы булырга чакыра.
Терактларны кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны саклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык саклау максатларында районга килүче яисә күптән түгел генә килгән барлык таныш булмаган шикле кешеләр турында, шулай ук шик тудыра торган вакыйгалар турында кичекмәстән түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк:
ЭЭМ кизү тору хезмәте - 8(843) 291-35-28, 02 (Казан)
8(84342) 2-26-73 (Яңа Чишмә)
мобиль телефоннар өчен - 020
ТР буенча Россия УФСБ кизү тору хезмәте - 8(843) 231-45-55
Коткару хезмәте бердәм номеры - 112

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев