Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Җиңү өчен бабайга рәхмәт“

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап оештырылган автоузышта 6 дистәдән артык машина катнашты. Бәйрәм алдыннан, 8 майда автомобильчеләр һәм мотоциклда йөрүчеләр Яңа Чишмә урамнары буйлап уздылар һәм һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә канәфер чәчәкләре куйдылар.

Георгиев тасмалары, шарлар һәм флаглар белән бизәлгән машиналар колоннасы мотоциклчылар белән хакимият бинасыннан старт алдылар һәм Урама, Чернышевский, Ленин, Октябрь урамнары буйлап КМС заводына чаклы уздылар. Шуннан үтү юлында сигналлар бирүче колоннага башка автомобильләр дә кушылды. Акцияне яшьләр дә хуплады, хәер, күпчелеге яшьләр иде, шулай ук 30, 40 яшьлек яңачишмәлеләр дә байтак иде. Күпчелек машиналарның арткы тәрәзәләренә "Җиңү өчен бабайга рәхмәт" дип язып куелган иде. Автоузыш Яңа Чишмә районы хакимияте, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлекчәсе һәм "Яшь гвардия" иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә аграр- яшьләр берләшмәсе активистлары тарафыннан оештырылган иде.
Сигналлар биреп юлдан узганнан соң, колонна һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына туктады. Яшьләр берләшмәсе активистлары һәм район үзәге вәкилләре һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X