Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инвалидлар ункөнлеге якынлаша

1990 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе карары белән ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнең районда физик мөмкинлекләре чикле 1378 кеше (1330 - өлкән һәм 48- бала) яши. Араларында күрү буенча 72 инвалид, ишетмәүчеләр - 19, коляскада утыручылар - 65 (шуларның 5-се балалар).

Районда ел саен 1 декабрьдән 10 ына чаклы инвалидлар ункөнлеге үткәрү традициягә әверелде. Әйтик, 2014 елда авылларда һәм хезмәт коллективларында инвалидлар өчен чәй табыннары оештырылды, алар хөрмәтенә концертлар бирелде. Быел да байтак чара үткәрү планлаштырыла.
1 декабрьдән 10 ына чаклы авыл китапханәләрендә "Әдәби кунак бүлмәсендә очрашу"лар үткәреләчәк, анда китап укучы инвалидлар чакырылачак, шунда сәламәтлек һәм дару үләннәре журналларына күзәтү ясау күздә тотыла. Аннан кала, район китапханәләрендә "Авыру. Өмет. Рухият" дип аталган китап күргәзмәсе үз урынын алачак, китап укучы инвалидларның өйләренә барып, яңа китаплар белән таныштыру көне - "Йөрәктән йөрәккә" дип аталган хәйрия акциясе үткәрү планлаштырыла. АМЙ хезмәткәрләре "Бәйрәмгә уенчык" хәйрия акциясе оештырып, физик мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, уенчыклар бүләк итәргә җыеналар. "Бер-беребезгә игелек кылыйк" дип исемләнгән концерт программасы белән ветераннар вокаль төркеме Красный Октябрь, Волчья Бистәсе, Әдәмсә авылларында чыгыш ясаячак.
Район мәктәпләре "Син ялгыз түгел" дип исемләнгән хәйрия акциясе (инвалид балаларның өйләренә бару) һәм "Чиксез мөмкинлекләр дөньясы" дип аталган инвалид балалар иҗатының район фестивален оештырачаклар. Район мәктәпләрендә шулай ук 1 декабрьдән 10 ына чаклы класстан тыш чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
1 декабрьдән 10-ына чаклы район үзәк хастаханәсе "Ачык ишекләр көне" оештыра.
"Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре һәм шәфкать туташлары 1-10 декабрь көннәрендә өйгә барып хезмәт күрсәтелә торган 43 инвалидның өйләренә барачаклар һәм халык медицинасы рецептлары ярдәмендә организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын ничек арттыру, аның саклагыч функцияләрен яхшырту турында сөйләячәкләр. "Халык чаралары белән иммунитетны ныгыту" турында буклетлар таратачаклар. Аннан тыш, ХСХКҮ хезмәткәрләре 25 инвалидка 2016 елның 1 яртыеллыгына атналык "Моя газета" яздырдылар, анда социаль мәсьәләләр һәрдаим яктыртыла.
"Кайгырту" ХСХКҮ социаль педагоглары инвалид балалар өчен "Син ялгыз түгел" дип исемләнгән тренинг: бергәләп уеннар, рәсемнәр, кулдан әйберләр ясау, азакта чәй табыны оештырачак.
2 декабрьдә Мәшгульлек үзәге белгечләре эш урыннары вакансиясенә мини-ярминкә үткәрәчәк.
3 декабрьдә мәдәният бүлеге белгечләре Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә җитди авырган һәм зур казанышларга ирешкән кешеләр турында "Алар да безнең кебек" дип исемләнгән тәкъдир итү чарасы күрсәтәчәкләр.
4 декабрьдә район мәктәпләре физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм йөзеннән "Обернитесь!" дип аталган флеш-моб үткәрергә җыена.
4 декабрьдә "Олимп" УСЗ-да инвалидлар арасында шашка, шахмат, армрестлинг, идәннән этелү (ир-атлар), чүгәләү (хатын-кызлар), дартс, өстәл теннисы буенча ярышлар оештырыла.
4 декабрьдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда "Күңелебез бер дә картаймый" исемле очрашу планлаштырыла.
4 декабрьдә мәдәният хезмәткәрләре Картлар йортына "Мин яратам сине, тормыш!" исемле концерт белән барачаклар, анда яшәүчеләргә үз куллары белән ясаган әйберләр бүләк итәчәкләр.
8 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбе РМЙ-да физик мөмкинлекләре чикле балалар алдында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X