Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадерле якташларым, хөрмәтле сайлаучылар!

Өлкәннәр көне уңаеннан эчкерсез, кайнар котлауларымны кабул итегез!

Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту Татарстан Республикасы хөкүмәте эшенең мөһим өлеше булып кала бирә. Медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту, ветераннарга һәм пенсионерларга социаль булышлык күрсәтү буенча эшләр дәвам иттереләчәк.
Өлкәннәребезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, матур тормыш, якыннарының мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телим!
Әхлакый принципларга тугрылыклы булуыгыз, акыллылык һәм тормыш тәҗрибәгез өчен Сезгә зур рәхмәт!
Ә барлык якташларыма әйтәсе килгән сүзем - өлкәннәребез бары тик шул көнне генә түгел, ә һәр көн безнең ярату һәм игътибарыбызны тоеп яшәсеннәр өчен тырышлыгыбызны, аларга карата булган игътибар һәм йөрәк җылысын кызганмасак иде!
Хөрмәт белән,
Татарстан Дәүләт Советы депутаты
Ш.Г. Яһудин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев