Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кан эчүче ерткыч район үзәгендә куяннарның

5 апрельдән 6 сына каршы төндә ниндидер ерткыч җанвар район үзәгенең Тихонов урамында Гаваз Нуретдинов йортында 22 баш куянны үтереп чыккан.

Бу соңгы 10 көндә район үзәгендә ерткыч җанварлар һөҗүм итеп йорт хайваннарын юк итүнең өченче очрагы. Без районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белән куян үләксәләрен карадык һәм куяннарның муенында һәм баш артында тешләү эзләрен күрдек.
-Кичке 9 лар тирәсендә бар да әйбәт иде әле, - дип сөйлиләр хуҗабикә Резедә һәм уллары Линар. - Ә иртән шундый күренешкә тап булдык... Ә бит эт өргәне дә ишетелмәде. Ерткыч сарайга тәрәзә пыяласын бәреп төшереп кергән һәм "нык" эш иткән: куян читлекләре ватылган, кайберләре идәндә үк ята (алар өч рәт булган). Хуҗаларның бары 5 куяннары исән калган.
Сарайның арт ягында ике куянның һәм бер тавыкның яртылаш ашалган гәүдәсе калган, янәшәдә зур гына ерткыч эзләре дә бар (этнекеме, бүренекеме?) Хуҗалар үзләре бу кыргыйлашкан эт булуы мөмкин, дигән фикердә. Хәер, бу сорау ачык кала.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев