Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле алкышларга күмделәр

Үткән шимбәдә район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Мәскәү өлкәсендә Домодедово шәһәр округы Сабан туенда катнашты.

"Чыршылар" мәдәният һәм ял паркы территориясендә татар авылы оештырылган иде. Ул көнкүреш кирәк-яраклары, кулланма сәнгать белән татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтүче авыл өе, коесы белән каралтылардан торды.
Ишегалдында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, килүчеләрнең барысын да милли ризыклар, яңа пешкән коймак һ.б. белән сыйладылар. Шунда ук янәшәдә генә Сабантуй бәйрәме башланып китте.
Сәхнәләштерелгән тамашада "Шешминка" хореографик ансамбле, районның иң яхшы артистлары Илназ Шәйхетдинов, Илсөяр Дәүләтшина, Ирина Слимова һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмнең рәсми өлеше паркның җәйге сәхнәсендә узды, анда безнең артистлар Яңа Чишмә районы һәм Татарстан данын якладылар, җыелучыларның барысына да концерт программасы һәм безнең республикабыз авылларында яшәүче халыкларның иҗади фантазиясе бик тә ошады.
Сабантуй бәйрәмендә катнашкан Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле, республика Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин барысын да бәйрәм белән котлады һәм район башлыгы Вячеслав Козловка, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдиновка һәм РМЙ директоры Илназ Шәйхетдиновка татар халкының милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә актив эшчәнлек алып барулары өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татьяна МАЛАНЧЕВА,
район мәдәният
бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев