Корабль экипажы Севастопольдән 20 сентябрьдә чыккан һәм, Урта диңгездә хәрби диңгез флотының даими төркеме составында бурычларны тулысынча үтәп, 3 ноябрьдә төп базага кайткан.
"Сәмум" кораблендә Яңа Чишмәдән 12 егет хезмәт итә һәм аларның барысы да ачык диңгездә беренче тапкыр булган, диңгездә генәме соң, алар биш диңгезне кичкәннәр, Урта диңгездә көчле штормга эләккәннәр, сынмаганнар - сыгылмаганнар.
-Йөзгәндә без яхшы чыныгу алдык, - дип сөйли Александр Быков, Яңа Чишмәдәге туганнары һәм дуслары белән "скайп" буенча сөйләшкәндә.- Грециядә булганда шулкадәр күп уңай хисләр кичердек. Андагы хатын-кызларның рус телендә: "Без сезне яратабыз!" дип кычкыруларын ишеттек.
-Анда кызлар матурмы соң?
-Бик тә, тик безнекеләр яхшырак.
Александрның әнисе экипаж базага кайткач улы белән телефоннан сөйләшкән булган инде, ә менә хәзер, район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган видеоаралашуда аны күрү бәхетенә дә ирешкән.
-Мин улымны арган килеш күрермен дип көткән идем, ул, киресенчә, өлкәнәеп киткән, канәгать күренә, бу безне, әти-әниләрне, сөендерә, билгеле.
Матрос Аркадий Сидоров сәфәр турында тәэсирләре белән уртаклашты.
-Йөзгән чакта без туйганчы кальмар ашадык. Урта диңгез суы тынып калган чакта үтә күренмәле, сыек зәңгәр төстә була, шторм вакытында ул караңгылана кебек. Куркыныч түгел, бераз авыррак кына булды. Аның каравы, ерак чит илләр турындагы хатирәләр гомергә калачак. Бәлки кайчандыр, кайдадыр булырга да туры килер, тик бу йөзү Грецияне азат итүне бәйрәм итүгә багышланган чарада Рәсәй флоты вәкиле булып катнашуыбыз үтә дә истәлекле. 200 ел элек бабаларыбызның Рәсәй империясе флотында хезмәт итеп, Бөек Британия һәм Франция эскадралары белән берлектә Осман империясенә каршы сугышта катнашулары белән горурланып, без парадта матур һәм төз итеп уздык, тамашачылар нәкъ менә безне алкышларга күмделәр.
Экранның бу ягыннан егетләребез чынлап та өлкәнәеп киткәндәй һәм бәхетле күренәләр. Аларның алтысы декабрьдә өйләренә кайтырга тиеш. Аларга алмашка Кара диңгез флотына районнан тагы алты егет китәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев