Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеклы ялга озаттылар

16 майда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 34 нче утырышы булып узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Наилә Закированы хөрмәтләп лаеклы ялга озаттык. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Башта депутатлар район Советының "2014 елга район бюджеты турында" (финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина мәгълүмат бирде) һәм "Авыл хуҗалыгы әһәмиятендә булмаган җирләр өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турында"гы (җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева мәгълүмат бирде) карарына үзгәрешләр кертү буенча мәсьәләләрне карап тикшерделәр.
Аннан район башлыгы Вячеслав Козлов район башлыгы урынбасары Наилә Закировадан үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында шәхси гариза керүе турында хәбәр итте. Федераль закон һәм муниципаль район Уставына туры китереп, депутатлар аның үтенечен канәгатьләндерделәр.
Район башлыгы Наилә Закированың 26 ел гомерен җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлавын билгеләп үтте. Эшләү дәверендә ул үзен тырыш, хезмәт сөючән, инициативалы белгеч буларак танытты, үзенә йөкләнгән эшне намус белән үтәде. Шушы еллар эчендә ул районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертте. Үз-үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә таләпчән, көч-куәте ташып торган җитәкче булды. Ул районда абруйлы шәхес.
Район Советы һәм депутатлар исеменнән Вячеслав Козлов Наилә Закировага район иминлегенә керткән күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, исәнлек-саулык теләде, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен Казаннан килгән кунаклар: Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, ТР Президенты Аппараты территорияләре белән эшләү буенча идарәнең баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров җылы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар.
-Республикадагы район башлыклары урынбасарларының иң көчлеләренең берсе ул һәм безгә аның белән аерылышуы да авыр, аның энтузиазмы, Яңа Чишмә районы мәнфәгатьләрендә җаваплылык хисе тоеп, үз фикерендә нык торуы безне һәрчак сөендерде, республикада да ул авторитет казанды, диделәр алар.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Черемухово урта мәктәбе директоры Валентина Курбатова, РҮХ баш табибы Ришат Билалов һәм "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы гендиректоры Гомәр Сөләймановлар да үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
Барлык яңачишмәлеләргә рәхмәт сүзләре белән Наилә Закирова үзе дә чыгыш ясады. Үзенең хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясап: "Ул елларда безнең өчен чит булган районда озак елларга калырбыз дип уйламаган да идек. Районны яңадан оештыру еллары авыр булды. Тик авырлыклар чыныктыра, якынайта һәм берләштерә, район да, кешеләре дә безгә кадерле булды. Безнең районда халык, нигездә, эш сөючән, намуслы һәм сабыр. Нәкъ менә шуңа да мин барысы белән дә үзара аңлашуга ирештем һәм үз эшемнең нәтиҗәләреннән канәгатьләнү алдым. Боларның барысы өчен дә район халкына зур рәхмәт белдерәсем килә",- дип билгеләп үтте ул.
Авыл җирлекләре башлыкларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. "Алар белән без нәкъ бер гаилә кебек идек, эштә дә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә дә бер-беребезне аңлап эшләдек", -диде.
Наилә Закирова һәммәсенә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, үзара аңлашып һәм мәхәббәт белән, эштә зур уңышларга ирешеп яшәүләрен теләде.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 34 нче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев