Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп бинасының түбәсе яңара

Быел Яңа Чишмә башлангыч мәктәп бинасына республика программасы буенча капиталь ремонт ясала.

Көннәр җылынуга бинада ремонт эшләре башланган, агач рамлы тәрәзәләр пластикка алыштырылган.
-Бу хакта без күптәннән хыяллана идек, әле ремонт башланып кына килсә дә (бинаның түбәсен алыштыралар, ишекләрне алыштырасы, керә торган җирне үзгәртәсе бар), мәктәп коллективының кәефе күтәренке, - дип сөйлиләр мәктәп директоры Ирина Лихачева һәм завуч Рәфисә Фәхретдинова. - Ничек кенә тырышсаң да, ел саен җәйге каникул чорында үткәрелгән косметик ремонт әллә ни үзгәреш бирми.
Ике катлы мәктәп бинасы тиздән заманча түбә белән ялтырап торачак, инде искесен сүткәннәр, яңасын урнаштыруга керешкәннәр. Биредә 4 кешедән торган төзүчеләр бригадасы эшли.
-Төзелеш материаллары белән өзеклекләр юк, эшнең 40 процент чамасы инде башкарылды, - дип сөйли эшче Илфат Глюмов.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев