Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп төзелә икән, димәк, авыл яши

2015-2016 елгы уку елы Черемухово укучылары өчен истәлекле ел булачак: ниһаять алар заманча яңа бинада белем алачаклар, әлегә ул төзелеп килә. Мәктәп 100 укучыга исәпләнгән, проектта спортзалы, актлар залы, артистлар бүлмәсе, медкабинет, чишенү, коену бүлмәләре һ.б. каралган. -Бу эксперименталь проект, аның буенча беренче мәртәбә төзелеш алып барыла, аннан республикада шундый...

2015-2016 елгы уку елы Черемухово укучылары өчен истәлекле ел булачак: ниһаять алар заманча яңа бинада белем алачаклар, әлегә ул төзелеп килә.
Мәктәп 100 укучыга исәпләнгән, проектта спортзалы, актлар залы, артистлар бүлмәсе, медкабинет, чишенү, коену бүлмәләре һ.б. каралган. -Бу эксперименталь проект, аның буенча беренче мәртәбә төзелеш алып барыла, аннан республикада шундый мәктәпләр төзеләчәк, - дип сөйләде безгә төзелеш оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Сабиров. Ул бу типтагы бинаның күпмегә төшүен дә атады: аңа 80 млн.сум чамасы акча тотылачак. Төзелеш эшләре 40 млн. сумга төшә, 10 млн.сумы җиһазларга, 5-6 млн.сумы территорияне төзекләндерүгә, калган акча кухня, ашханә, медкабинетны (шприцка чаклы исәпкә кергән), спортзалны (инвентарь белән), кабинетларны җиһаз һәм компьютерлар һ.б. белән комплектлауга тотылачак икән.
-План буенча без объектны 30 сентябрьгә тапшырырга тиешбез, тик без алдагы уку елы башланганчы барлык эшләрне башкарырга йөкләмә алдык. Хәзерге вакытта эш күләме 40 процентка үтәлгән, икенче каттагы эшләрне эшлибез, февральдә түбәне коруга керешәчәкбез.
Моңа, әлбәттә, мәктәп директоры Валентина Курбатова бик шат: әлбәттә, иң яхшысы уку елы башланганчы күченү, ди ул.
Черемухово укучылары байтак еллар спорт залы булмаудан интектеләр, физкультура дәресләрен сыйныф бүлмәләрендә яисә урамда үткәргәннәр, аларның остаханәләре дә авария хәлендә - бу мәктәп бинасына 78 ел бит инде. Шуңа да карамастан, бина эчендә чиста, матур, уңайлы һәм якты - бу педагогларның, техперсоналның һәм, әлбәттә инде, укучыларның үзләренең белем алу диварларына сакчыл мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе.
-Хәзер сездә укучылар саны күпме?
-Быелгы уку елында бездә 75 укучы, киләсе елга беренче сыйныфка 8 бала киләчәк, ә 9 укучы мәктәпне тәмамлаячак. Әмма бер-ике елдан соң безнең мәктәп тулыланачак, чөнки балалар бакчасында ел саен балалар өстәлә бара. 2014 елда авылда 8 бала туды, быел туган балалар да бар инде, әле тагын көтелә. Безнең авыл зур, ул гел үсә тора, яшьләр өчен йортлар төзелә.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев