Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәбез

Ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән балалар химаячеләрдән бүләккә яңа мәктәп кирәк-яраклары алалар. 8 август көнне "Олимп" УСЗ территориясендә беренче сыйныфка баручы 33 бала (алар барлыгы - 134) китап һәм дәфтәрләр тутырылган букчалар алдылар, аларга йомшак...

"Мәктәптә җыенырга ярдәм ит" акциясе "Бердәм Россия" партисенең җирле бүлеге тарафыннан 2007 елдан тормышка ашырыла. Аның төп максаты - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтү. Беренче сыйныфка баручы балаларга һәм укучыларга, яңа уку елына әзер булсыннар өчен, җитешмәгән әйберләрен - дәреслекләр, портфельләр, канцелярия товарлары һ.б. бирәләр.
Республикада үткән акция кысаларында узган алты елда беренче сыйныфка баручы 105 меңнән артык балага 78 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән.
"Олимп" УСЗ территориясе бәйрәмчә бизәлгән, тантана сәбәпчеләре - беренче сыйныфка баручы балалар (алар беренче рәтләрдә урын алган иделәр) кулында төрледән-төрле шарлар иде. Чараны алып баручылар әлеге яхшы традициянең һәрвакыт аерым бер эчкерсезлек, җылылык белән үтә, елдан-ел киңрәк колач ала бара, дип билгеләп үттеләр. Алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең төп химаячеләрен атап үттеләр, алар: район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР ның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов, "Нижнекамскнефтехим" ААҖ ген.директоры урынбасары Василий Шуйский (алар 200 мең сумнан артык акча бүлеп биргәннәр), "ТатРИТЭКнефть" НГДУ предприятиесе җитәкчесе Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, "Ямашнефть" НГДУ начальнигы Виктор Смыков, "Троицкнефть" ЯАҖ ген.директоры Юрий Смыков, "Буревестник" транспорт компаниясе ген.директоры Вячеслав Улитин, "Шәфкатьлелек" хәйриячелек фонды директоры Юрий Максимов. Район башлыгы Вячеслав Козлов аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңгы сигез ел дәвамында район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, АҖ башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы оешмалары, нефть компанияләре акциядә актив катнашып, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр. Акция барышында 7 июльдән бирле 200 дән артык балага ярдәм (400 мең сумнан артыклык) күрсәтелгән.
Үзенең котлау сүзендә Вячеслав Козлов чын күңелдән әлеге хәйриячелек акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, беренче сыйныфка баручылар төркеменә букчалар һәм йомшак уенчыклар тапшырды.
Балаларның чираттагы төркемнәренә букча һәм бүләкләрне Василий Шуйский, ТР ның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы урынбасары Федор Ботков, Мөхәммәтвәли Хөснетдиновлар тапшырды. Беренче сыйныфка баручылар 1 мең сумлык бүләк сертификаты да алдылар.
Алар белән бер үк вакытта күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 53 бала да (2-11 сыйныфлар) 2 мең сумлык сертификат формасында хәйрия ярдәме алды. Аларга сертификатларны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова тапшырды. Чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Барысы бергәләп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр, алда аларны сәхнәләштерелгән тамаша, бассейн һәм спорт мәйданчыгы көтә иде, ә беренче сыйныфка баручылар төшке аш белән дә сыйланды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X