Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөмкинлекләре чиксез

Яңа Чишмә районында 1321 инвалид (шуларның 51-е балалар) яши, алар һәммәсе дә физик һәм социаль киртәләргә очрап торалар, ул киртәләр исә аларга җәмгыять тормышында башкалар белән беррәттән катнашу мөмкинлеген чикли.

Тормышта без шундый кешеләр белән еш очрашабыз: берәүләр белән аралашу күңелдә кызгану уята, икенчеләре белән аралашу күңелләрне күтәрә, оптимизм уята. Әле күптән түгел генә без шундый кеше белән очраштык.
Халит Гайфетдинов, 52 яшь, Акъяр авылы кешесе, күрү буенча 3 төркем инвалид. Хәзер ТКХ-да слесарь булып эшли, кайчандыр яраткан эше булган.
-Мәктәп тәмамлагач, мин колхозда эшли башладым, миңа шул чакта ук яңа трактор бирделәр.
-Яшь һәм тәҗрибәсез яшь кешегә яңа техника ышанып тапшырдылармы?
-Әйе, моңа әтиемнең абруйлы булуы сәбәпче. Ул атказанган механизатор, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән шәхес, ә мин мәктәп эскәмиясеннән аның белән бергә гел техника тирәсендә чуалдым, күп нәрсәгә өйрәндем. Армиядә хезмәт итеп (1982-1984 елларда) кайткач кабат тракторга, аннан комбайнга утырдым. 20 елдан артык механизатор булып эшләдем, эшемне ярата идем. Чираттагы медицина комиссиясеннән уза алмагач, нык борчылдым: яраткан эшемнән аерылу авыр булса, сукыр калу тагы да авыррак. Пенсия, ташламалар белән генә ике баланы аякка бастырып булмый. Тикшерүләр үтеп йөрү дә кесәгә суга. 2002 елда хастаханә бусагаларын таптый башладым, Чистайга, Казанга йөрдем. Анда дәвалау билгеләмәделәр, витаминнар гына бирделәр. Шул вакытларда гаиләм ныклы терәгем булды. Йорт мәшәкатьләрен улларым Ильяс белән Илнур үз өсләренә алдылар. Хатыным Гөлфәния дә гел булышып, син терел генә, барын да үзебез эшлибез, дип торды. Ә мин эшсез тора алмыйм. Быел минем күз күремен яхшыртуга өметем уянды. Түбән Камада бер күземә операция ясадылар, ул уңышлы чыкты, әйбәтрәк күрә башладым, киләсе елга икенче күземә дә "ремонт ясарга" вәгъдә итәләр. Өметем зурдан, күзләрем күрә башласа, мин, йөртү таныклыгы алып, кабат тракторга утыра алам, бу юлы инде үземнекенә. Үземә трактор алып, җитди эш белән шөгыльләнергә ниятлим.
-Халит, ә син кайсын сайладың: соцпакетмы, әллә акчамы?
-Берничә ел акча алган идем, шуңа үкенәм, ә берникадәр вакыттан соң соцпакетның яхшы икәненә инандым. Һәм дөрес тә эшләдем: күзгә операцияне бушлай ясыйлар, операциядән соң кирәкле дарулар да бушлай, ә хәзер менә йөрәк тә "эләктереп" алды. Йөрәккә стентирование ясадылар, 21 көн "Сәламәтлек" санаториясендә булдым - болар бар да бушлай.
-Оптимист булуыгыз өчен рәхмәт. Медицина ярдәм итә алмаган кешеләр хакында сез нәрсә уйлыйсыз?
-Мисал өчен, коляскадагылармы? Әгәр дә моңа омтылсалар һәм үзләренә ышансалар, әлбәттә, аларның күбесе аякка басарга да мөмкин. Хәер, аларга читтән дә икеләтә ярдәм кирәк.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова сөйләп үткәнчә, соңгы елларда "Кулай мохит" программасы буенча районда инвалидлар хәлен яхшырту һәм алар өчен бертигез мөмкинлекләр тәэмин итү максатларында байтак чаралар кабул ителгән, шул исәптә барлык социаль һәм сәүдә учреждениеләрендә пандуслар төзелгән. Быел 21 инвалид санаторияләрдә булган, 136-сы тернәкләндерү үткән (шуның 33-е балалар).
-Тик бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең башка проблемалары турында онытырга кирәк дигән сүз түгел, -диде ул. Районда инвалидларның урамнарда иркенләп хәрәкәт итүләре өчен кирәкле чаралар каралмаган әле (бездә, районда, коляскада йөрүче 68 кеше исәпләнә), бары район үзәгендә генә Ленин урамы буенча тротуар бар, нәкъ менә шуңа күрә дә мондый кешеләр үзләренең өйләрендә генә утырырга мәҗбүрләр. Моңа әле эш эзләү белән кыенлыклар, зур булмаган акчалата пособиеләр һәм җәмгыять тарафыннан кагылулар да өстәлә. Нәкъ менә шундый проблемаларга игътибар итү һәм аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан 3 декабрь инвалидлар көне дип игълан ителгән.
Инвалидлар ункөнлегендә районда инвалидларга тулы кыйммәтле тормыш кирәклеген искә төшерердәй концертлар һәм очрашулар оештырылачак. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә безгә кирәк булган нәрсәләр кирәк. Һәм бу хакта ешрак искә алырга, ә иң мөһиме -хәлләргә йогынты ясарга тырышырга кирәк.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X