Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Надежда ПОПКОВА:“Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез“

Бүген, 21 апрельдә, илебездә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм алдыннан без авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча турыдан-туры курьерлык итүче район башлыгы урынбасары Надежда Попкова белән очрашып, җирле үзидарәләрнең җирле органнарының эше турында әңгәмә кордык.

- Җирле үзидарә органнарының эше безнең икътисадка бәйле. Әгәр производство эшли икән, өстәмә бәя булдырыла, лаеклы хезмәт хакы түләнә, җирле бюджетка салымнар керә, республика һәм муниципаль программалар тулы күләмдә һәм кыска вакыт эчендә тормышка ашырыла.
2016 ел җирле үзидарә органнары өчен киеренке булды: ел дәвамында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм үзара салым кертү буенча ике референдум үтте. Район халкына, сайлаучыларга сайлау участокларына күпләп килүләре һәм карала торган мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул итүләре өчен рәхмәтлебез.
- Хәзер авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына күп эш эшләнә, чөнки аңа халык җыйган күләмнән 4 мәртәбә арттырып республика акча өсти. 2016 ел азагында референдумнар барлык АҖ-дә дә үтте, торак пунктларда байтак эш планлаштырылды - 2016 елны үзара салым акчасына ниләр эшләнде соң?
- Татарстан хөкүмәте тарафыннан үзара салым кертү буенча референдум үткәрү өчен бердәм көн билгеләү һәм референдумны ноябрь аенда үткәрү, ә акчаларны киләсе елның 1 кварталында җыю турында акыллы карар кабул ителде. Шулай итеп, 2016 елның 11 декабрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча 2017 елның 1 кварталында 2,77 млн. сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды, быел май аенда моңа республикадан 11,1 млн. сум күләмендә ярдәм (өстәмә финанс) көтәбез. Болар бар да эшләрне җәйге чорда сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирәчәк. 2016 елны үзара салым акчасына (5,8 млн. сум артыграк) 6,6 км юл, биш торак пунктта 1,25 млн. сумлык күперләр төзелде, яктырткычлар урнаштырылды, 849 мең сумнан артык күләмдә урам яктырткычлары ремонтланды, 1,7 млн. сумлык су белән тәэмин итү челтәре салынды һәм ремонтланды, кышкы чорда юллар кардан чистартылды - моңа 690 мең сум акча тотылды һәм башка эшләр башкарылды.
- Үзара салым акчасыннан кала, тагын грантлар, конкурслар да бар бит әле, аларның акчасы да борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла бит.
- Җирле үзидарә органнары 2016 елны барлык конкурсларда һәм грантларда актив катнаштылар, күбесендә җиңү яуладылар һәм бу район территориясенә өстәмә рәвештә 6,1 млн. сумнан артык бюджеттан тыш акча җәлеп итәргә һәм аларны чишмәләрне торгызуга, юллар төзүгә, суүткәргеч торбалар челтәрен ремонтлауга һәм төзүгә һәм башка социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итүгә тоту мөмкинлеге бирде.
- Надежда Ивановна, авыл халкы өчен ШЯХ-ны үстерү буенча берничә программа каралган, ташламалы кредитлар, субсидияләр бүлеп бирелә. Безнең районда эшләр ничегрәк тора?
- Үткән елда җирле үзидарә органнары авыл халкының хезмәт активлыгын үстерү, ШЯХ-ны үстерүгә субсидияләр алу өчен халыкның республика һәм муниципаль программаларда катнашу, чыгымнарны каплау мәсьәләләре белән актив шөгыльләнделәр. 2016 елда халык тарафыннан төрле чыганаклардан субсидия алуга һәм чыгымнарны каплауга 26 млн. сум күләмендә акча алынган. Әмма, дәүләт һәм муниципаль ярдәм чараларына карамастан, халыкта сыерларның баш саны 25 башка кимеде. Халык дуңгызларны да азрак асрый башлады, сарыкларның баш саны кимү тенденциясе дә күзәтелә.
- Депутатларның эше һәм аларның халык белән үзара тәэсир итешүләре турында да берничә сүз.
- Районда төрле дәрәҗәдәге депутатларның һәм халыкның үзара тәэсир итешүе һәм ярдәме күзәтелә. Районның депутатлар корпусы ике ел эчендә үз составында бераз үзгәрешләргә дучар булган иде, алар республика хөкүмәте һәм район башлыгы тарафыннан куелган бурычларны хәл итә алырлык һәм эшкә сәләтле кешеләр.
ТР Дәүләт Советы депутатлары районда һәрдаим гражданнарны кабул итәләр, район төзелеш һәм торак пунктларында төзелеш һәм төзекләндерүгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәләр.Чиркәүләргә һәм мәчетләргә, иҗтимагый оешмаларга, кыен тормыш хәленә юлыккан күп балалы гаиләләргә һәм халыкка ярдәм күрсәтәләр. РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары А.Н Хәйруллин һәм О.И.Павловалар - район территориясендә яшәүче халыкның ихтыяҗларын яклау сагында торучы кешеләр.
-Авыл җирлегендә социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт буенча унлап программа гамәлдә. Алар агымдагы елда да дәвам иттереләчәк - Тубылгы Тауда клуб, Черемухово Бистәсендә ФАП төзелә, АҖ башкарма комитетлары биналарында, балалар бакчаларында ремонт эшләре башкарыла.
- Әйе, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә капитал кертүләр буенча республика программаларының әһәмиятенә бәя бирү авыр. Социаль һәм коммуналь инфраструктура үсеше буенча проектларны тормышка ашыруга даими игътибар күрсәтүләре өчен республикабыз Президентына, Хөкүмәткә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Программаларны тормышка ашырган чорда һәр районда, торак пунктта байтак кына социаль объектлар булдырылды һәм капиталь ремонт ясалды. Әлеге программалар аркасында РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре күп нәрсәдә тагын бер кат халыкның республика һәм район җитәкчелегенә ышануын һәм районның социаль икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен сайлауда дөрес адым ясауларын расладылар.
- Агымдагы елга нинди бурычлар куелган һәм бәйрәм алдыннан теләкләрегезне дә ишетәсе килә.
- Бүген, 2017 ел програмаларын тормышка ашыру буенча республика ведомстволары белән берлектә эшне дәвам итеп,җирле үзидарә органнарының бурычы булып булган социаль инфраструктура объектларыннан нәтиҗәле файдалануга һәм сакланышына игътибар итү тора. Яшь кадрларны авылга җәлеп итү, торак төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә.
Ветераннарыбызга һәм бүгенгесе көндә җирле үзидарә органнарында эшләүче хезмәткәрләргә ныклы исәнлек, бәхет, үз районыбыз хакына яңа үрләр яулауларын телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Сезне дә һөнәри бәйрәм беләм котлыйм!
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев