Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәтиҗәләр узган елдагыдан начаррак

16 июньгә рус теле, әдәбият, физика һәм инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле.

Рус теленнән уртача балл - 61,64, бу узган елдагыдан 4,26 баллга кимрәк, һәрхәлдә бу фәннән икелеләр юк. Волчья Бистәсе, Яңа Чишмә мәктәпләре, Яңа Чишмә гимназиясе, Зирекле лицеенда баллар югары - 66,2-65,5. Сигез мәктәптә нәтиҗәләр былтыргыдан начаррак. Унике укучы 70 баллдан артык балл җыйган: өчесе гимназия һәм Яңа Чишмә мәктәбеннән, икесе - Чаллы Башыннан, берәр Архангел, Петропавел, Шахмай мәктәпләреннән һәм Зирекле лицееннан. Әдәбияттан 5 бала имтихан тапшырган, уртача баллары - 48,6 (2013 елдагыдан 1,8 гә түбәнрәк). Иң зур нәтиҗә 63 балл тәшкил итә. Соңгы өч елда тапшырылган фәннәр буенча нәтиҗәләрнең түбәнәюе күзәтелә. Бәлки бу имтиханнар тапшыру тәртибенең катгыйлануы (бигрәк тә быел) белән дә бәйледер.
23 укучы тапшырган физика фәненнән уртача балл узган елдагыдан 17,4 баллга түбәнрәк булып, нибары 38 балл тәшкил иткән. Җидесе түбән чикне уза алмаган. Иң зур нәтиҗә 55 балл булган. Мәктәпләргә килсәк, иң югары балл (54) Зирекле лицеенда, Чаллы Башы һәм Архангел мәктәпләрендә - 41әр балл.
Мәктәп тәмамлаучы 2 бала инглиз телен сайлаган. Икелеләр юк, алар уртача 42,5 балл җыйганнар, бу 2013 елдагыдан 46,8 баллга түбәнрәк. Иң югары нәтиҗә - 57 балл булган. ОГЭ (ГИА) нәтиҗәләре 6 фәннән мәгълүм. Узган ел белән чагыштырганда рус теленнән уртача балл узган елдагыдан 0,58 баллга күбрәк - 4,22 балл. Бер укучы икеле алган. Математикадан 0,37 баллга начаррак биргәннәр, билге - 3,88 балл. 9 укучы математикадан чикне уза алмаган. Зирекле лицееннан өч укучы химиядән имтихан тотып, уртача билге (4,3) алган. Яңа Чишмә гимназиясеннән 13 укучы җәмгыять белемен 3,6 га (0,55 кә түбәнрәк) биргән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт бала физикадан имтихан тоткан: Зирекле лицее, Архангел һәм Ленино мәктәпләре укучыларының нәтиҗәсе - 3,75 (0,75 кә кимрәк). Биология буенча да ярты баллга түбәнрәк - 3,5, аны Зирекле лицееннан һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән берәр укучы тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев