Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Орлык – уңыш нигезе

Язгы кыр эшләре башланырга вакыт әлләни күп калмады.

Район игенчеләре әлеге җаваплы чорга әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль, машина-трактор паркларында эш кайный, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлыкларны зарарсызландыру өчен материаллар кайтартыла. Ындыр табакларында - булачак уңыш нигезенә - орлыклык материалларга аерым игътибар бирелә.

Алда торган чәчү эшләрендә 33147 га бөртекле сабан культуралары, 3277 га техник культуралар чәчү планлаштырыла, шул исәптә кайбер хуҗалыклар көнбагышны май һәм орлык алу өчен игү теләге булуын белдерделәр. Күрше район хуҗалыкларының тәҗрибәсе әлеге культураның табышлы булуын раслый. Шулай ук һәрвакыттагыча шактый мәйданны - силоска кукуруз - 5222 га, берьеллык үләннәр һәм азык катнашмалары (3483 га) билиячәк. Күпьеллык үлән чәчүлекләрен 3200 гектарга яңартырга кирәк.
Структуралары буенча планлаштырылган чәчүлек мәйданнарына бөртекле сабан культуралары, күпьеллык үлән орлыклары белән хуҗалыклар тәэмин ителгән, 170 тонна кукуруз, 20 тонна көнбагыш һәм 3 тонна рапс орлыклары сатып алырга кирәк.
25 мартка булган торыш буенча районның "Россельхозцентр" бүлегенә чәчү алдыннан анализ ясау өчен саклауга куелган 9550 тонна бөртекле сабан культураларыннан пробалар керде, бу булган орлыкларның 90%ын тәшкил итә. Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Кулон", "Яңа Чишмә" а/ф-да, "Козлова М.И." КФХ-да, "Игенче" ҖЧҖ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә булган орлык чистарту комплекслары әлегә орлыкларның сыйфатын тиешле кондициягә җиткерү мөмкинлеге бирә, әмма ындыр табакларындагы техникалар әлегә тиешенчә яңартылмый. Соңгы өч елда заманча бөртек чистарту комплекслары "Козлова М.И." КФХ-да һәм "Игенче" ҖЧҖ-дә генә төзелгән, "Зубов В.С." КФХ-да җир өсте бөртек чистарткычы сатып алынган.
Кызганычка каршы, күпчелек вак фермер хуҗалыкларына, үзләрендә мөмкинлекләр, шартлар булмау сәбәпле, орлыкның сыйфатын тиешле дәрәҗәгә җиткерү авыр. Ел саен югарыда аталган эре хуҗалыклар белән орлыкларын алышкан фермерлар дөрес эшлиләр.
Әлегә "Ситдыйкова Г.У., Киселева Н.А., Госсаметдинов Ш.А., Артемьева Л.Р., Кадыйрова А.Г., "Заря" фермер хуҗалыкларында орлыклар чәчү алдыннан тикшерелмәгән.
Җитәкчеләр, агрономнар, фермерлар тарафыннан сортны яңарту, сортлы орлыклар чәчү кебек мөһим агрочараларга карата игътибарның кимүе борчу тудыра. Һәркемгә мәгълүм, берүк шартларда да перспективалы, районлаштырылган, югары репродукцияле сортлар уңышны бермә-бер арттыра. Әле 3-4 ел элек кенә "Яңа Чишмә" һәм "Кулон" а/ф сертификацияләнгән орлыкларын район хуҗалыкларына гына сатмадылар. Соңгы ике елда бу хуҗалыкларда да орлыклар яңартылмады.
Орлыклар, башка тере организмнар кебек үк, төрле авыруларга бирешүчән һәм алар дәвалауга мохтаҗ. Зарарлану дәрәҗәсе фитопатологик анализ буенча билгеләнә, аның нәтиҗәсе буенча хуҗалыкка ачыкланган авыруларны күрсәтеп документ бирелә һәм тиешле препаратлар тәкъдим ителә. Авыруларны бетерү өчен химик яки биологик фунгицидлар файдаланырга мөмкин, һәрбер төренең уңай һәм тискәре яклары бар. Химик агуларның өстенлеге шунда ки, алар орлыкларны вакытында эшкәртү мөмкинлеге бирәләр һәм алар орлыклар фузариоз - гельминтоспориоз инфекциясе белән уртача һәм көчле зарарланган очракта бик кирәкле дә. Тискәре ягы - кыйммәт тора, кешеләр, хайваннар һәм туфракның файдалы микрофлорасы өчен агулы. Аерым төркемнәре орлыкларның тишелешен тоткарлый, эшләгәндә индивидуаль саклану чараларын күрү сорала.
Биофунгицидларның җәлеп итә торган ягы шунда - алар икътисадый яктан да, экологик яктан да файдалы.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Бер тонна орлыкны биофунгицид белән эшкәртү аны химик аналогы белән эшкәртүгә караганда күп тапкырга арзанга төшә. Мисал өчен, соңгы 6-7 елда "Козлова М.И." КФХ да бөртекле культуралар орлыгы, язын һәм көзен, чәчү алдыннан микробиоашлама кушылган биофунгицид белән генә эшкәртелә. Шушы еллар эчендә, химик агулардан баш тартып, биопрепаратларга өстенлек бирүдән хуҗалык отты гына (йөзләгән мең сумнар экономияләнде), өстәвенә орлыкларның авырулар белән зарарлану дәрәҗәсе дә бик түбән кала бирә. Агымдагы елда да хуҗалык беренчеләрдән булып кирәкле биопрепаратларга заказ бирде һәм түләде.
Заявкалар "Игенче" ҖЧҖ һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХ дан да керде. Язгы кыр эшләре башланырга бик аз вакыт калып бара, шуңа да аннан файдаланырга һәм чәчү кампаниясен тулы хәзерлек белән каршы алырга кирәк. Орлыкларны алмашу, эшкәртү, кайтару, биналарны җилләтү (орлыкларны җылыту) эшләрен төгәлләргә, агулагыч машиналарны, орлыкларны зарарсызландыру өчен препаратларны тиешенчә әзерләргә, эшче - персонал булдырырга, орлык саклана торган бина тирәләрен кардан арындырырга кирәк.
Рафис Зиниятуллин,
"Россельхозцентр" район бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев