Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның IT-чемпионнары

Сентябрь азагында Казанда "IT-чемпион" республика конкурсының район этапларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Конкурс Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды һәм ул дәүләт хезмәтләре порталында https://uslugi.tatar.ru Интернет аша күрсәтелүче дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруны күздә тотып эшләнде. Тубылгы Тау мәктәбеннән Румия Кәримова, Яңа Чишмә гимназиясеннән Инсаф Шакирҗанов (8 класс) һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән Рифат Әбдрәфыйков "IT-чемпион" конкурсының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңеп кыйммәтле призга - ноутбукка ия булдылар. Бу укучылар узган этапта да җиңү яулаган иделәр, әле дә бик күп очко җыеп ышанычлы рәвештә алдынгылыкны тотуларын дәвам итәләр. Ел азагында шушы конкурста иң актив катнашкан Татарстан мәктәбе ачыкланачак. Үткән этаплар йомгаклары буенча Тубылгы Тау мәктәбе Татарстанның иң актив 10 мәктәбе арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X