Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның төзелеш мәйданчыкларында

Яз җитү белән районның күпчелек төзелеш объектларында эшләр җанланды, ә алар агымдагы елда аз түгел. Объектлар төзү һәм капиталь ремонт эшләре республика программалары буенча алып барыла.

Агымдагы елда Тубылгы Тау авылында 100 урынлык күп функцияле үзәк төзеләчәк. Хәзергесе вакытта төзелеш мәйданчыгына кирәкле материаллар: фундамент блоклары, цоколь өчен кирпеч, ком, комлы - вак ташлы катнашма һ.б. кайтарылган. "Болар зур йөк машиналары өчен юлларны япкан чорда эшсез туктап торулар булмасын өчен эшләнә", - дип сөйли подрядчы, "Төзүче" ҖЧҖ директоры Хәлим Билданов.
Шул ук оешма төзүчеләре бу көннәрдә район үзәгендәге "Көнбатыш" микрорайонында Чистай урамындагы 6нчы йортның (ятим балалар өчен) түбәсен ябу эшен алып баралар.
- Йортны тулысынча төзү эшен без 1 майга төгәлләргә ниятлибез, - дип сөйли "Төзүче" ҖЧҖ прорабы Фәнис Әхмәтшин. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча зур күләмле эшләр планлаштырылган. Төзелеш - монтаж эшләрен "Блокстрой" ҖЧҖ башкарачак (директоры Евгений Клюев).
- Бу көннәрдә төзүчеләр дүрт объектта эшлиләр, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов безнең белән әңгәмә барышында.
- Екатерина һәм Зирекле авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарында тәрәзәләр алыштырылган, откослар ясалган, эчке ремонт та ясалачак.
- Быел Әдәмсә һәм Шахмайда балалар бакчалары биналарына капиталь ремонт ясала (эшләрне "Блокстрой" ҖЧҖ башкара). Әдәмсәдәге "Алсу" балалар бакчасында 18 тәрәзә алыштырылган, откослар урнаштырылган, хәзер тышкы як стеналарның тышлыгын сүтәләр, стеналар җылытылып, металл сайдинг белән тышланачак. Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасында 15 тәрәзә алыштырылган, откослар урнаштырылган. Ике балалар бакчасында да сак - янгынга каршы сигнализация системасы урнаштырылачак, яңа су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасы, электр үткәргечләре урнаштырылачак,төзүчеләр идәннәрне дә җылытачаклар.
Черемухово Бистәсендә яңа ФАП төзү өчен нигез салынган, киләсе атнага модуль төзелешенә керешәчәкләр.
- Республика программалары буенча сыерлар абзарларына капиталь ремонт ясала, - дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - "Игенче" ҖЧҖ-тә 200 башка исәпләнгән сыерлар абзарында түбә тулысынча профнастилга алыштырылды, вентиляция шахталары урнаштырылды, "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да шундый ук сыерлар абзарында тәрәзәләр алыштырылды, яңа аран җиһазы һәм су эчергеч монтажланды, "Зубов В.С." КФХ-да 200 башка исәпләнгән сыерлар абзарында түбә алыштырылды (профнастил түшисе генә калды), яңа вентиляция шахталары урнаштырылды.
Кыскасы, икътисадый яктан замана авыр булуга карамастан, барлык республика программалары да гамәлдә һәм алдагы атналарда төзелеш эшләре күләме тагы да артачак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев