Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сафлар сирәгәя бара...

Бүген без сугыш ветераннары турында сөйләвебезне төгәллибез. Аларның барысын да кабат 9 май - Бөек Җиңү көне белән ихластан котлыйбыз.

Зарипов Хәниф Зарип улы

Хәниф Зарип улы 1924 елның 10 сентябрендә Югары Никиткино (хәзер Тубылгы Тау) авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый. 1942 елның августында хәрәкәттәге армиягә чакырыла. 256 нчы Кызыл Байрак орденлы дивизия составында Ленинград янында, Балтик буе, Белоруссия, Польша, Германиядә барган сугышларда катнаша. Волхов фронтында ул генерал Жуковның пехота дивизиясендә автоматчик булып хезмәт итә. Хәниф Зарип улы 1943 елның 22 мартында Мясной Бор авылы тирәсендә барган сугышны беркайчан да онытмаячак, ул чакта 40 солдаттан икәү генә исән калалар - ул һәм старшина. Әлеге сугышта Хәниф ага яралана, ә батырлык өчен"Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале һәм күп сандагы юбилей медальләре иясе дә.
Хәниф Зарип улы 1947 елда демобилизацияләнеп, тиз арада колхоз эшенә керешә. Төзүче булып эшли, ә аннан озак еллар дәвамында "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозда кассир булып хезмәт куя. Пенсиягә чыккач та халык арасында актив эш алып бара, 20 елга якын Тубылгы Тау мәчетендә имам булып тора. Быел аңа 93 яшь тула, тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Хәзер ул туган авылында кызы Мәдинә гаиләсе белән яши.

Фәттахов Камил Минһаҗ улы

Камил Минһаҗ улы 1932 елның 25 гыйнварында Бакташ авылында крестьян гаиләсендә туган. 8 яшеннән үк әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышкан, болыннарда сыерлар һәм бозаулар көткән, 11 яшеннән кырда эшли, үгезләр җигеп җир тырмалый һәм 4 сыйныфны тәмамлау турында имтихан бирергә дә өлгерә. Балалар зурлар белән бертигез эшләде, көндез үгезләр белән кырларны сөрдек, ә төнлә көлтәләрне ындыр табагына ташыдык, бер дә йокламадык диярлек, дип искә ала ул.
Сугыш елларында һәм аннан соң "Бакташ" колхозында умартачылык белән шөгыльләнгәннәр һәм яшүсмер егетне умартачы вазыйфасына күтәрәләр.
1951 елда аны армиягә алалар, ул Карпат тауларына - Снятина шәһәрендәге МГБ гаскәренә эләгә, бандерачылар белән көрәшә. Дүртәр тәүлек дошманны көтеп кар өстендә яттык, дип искә ала Камил ага. Дүрт ай мәкерле дошманны сагалап кар өстеннән Көнбатыш Украина таулары буйлап йөргәннәр.
1952 елда Камил Минһаҗ улын СССРга озату өчен шахталарда атом рудасы чыгаручы эшче батальоннарны һәм әсирлеккә эләккән немецларны сакларга Германиягә җибәрәләр.
1953 елда шахталардагы немецлар бунт күтәрәләр һәм совет солдатларына ата башлыйлар. Сталин хәрби положение кертә, шуның буенча безнең һәр солдат атышуларга әзер булыр өчен киемнәр киеп һәм корал тотып йокларга тиеш булган. Камил ага снайпер винтовкасы һәм кул пулеметы белән йоклавын искә алды.
1954 елда Камил Минһаҗ улы Бакташка кайта, колхозда комбайнчы булып эшли башлый. Күп кенә хезмәт медальләре һәм грамоталар белән бүләкләнгән. 1956 елда өйләнә һәм хатыны Кәримә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзер ветеран ялгызы гына яши, чөнки 2016 елда тол кала. Әмма Бакташта һәм Әдәмсәдә аның уллары яши, калган балалары да кайтып йөриләр, аның 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ул "Батырлык өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сөләйманов Мөхәммәт Мәрдегалләм улы
Мөхәммәт Мәрдегалләм улы 1927 елда Шахмай авылында крестьян гаиләсендә туган, гаиләдә 7 бала булган. Ике абыйсы сугыш башлангач ук сугышка киткән, Ибраһим үлгән, ә Габдрахман әйләнеп кайткан, 90 яшькә кадәр яшәгән. 1941 елда Мөхәммәт ага 7 сыйныфны тәмамлаган, 1942 елдан 1943 елга кадәр Иваново өлкәсендә торф чыгаруда, аннан кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшләгән: үгезләр белән җир сөргән, урман ташыган. Тиздән үз инициативасы буенча Казандагы ОСОАВИАХИМ автомәктәбендә 6 айлык курслар тәмамлаган. 1944 елның декабрендә армиягә алганда аның инде шофер һөнәре була. Ике ел кече сержант званиесендә 27 нче бронетанк полкында хезмәт итә, 1946 елда 77924 нче номерлы гаскәр частенә шофер - бүлек командиры итеп күчерелә.
Демобилизацияләнгәч, 1951 елның апрелендә ул туган авылына кайтып, Шахмай МТС-нә шофер булып эшкә урнаша. 1958 нче елны МТС-ны колхоз итеп оештыралар,Мөхәммәт Мәрдегалләм улы шунда ГАЗ, УАЗ автомобильләре шоферы булып эшләвен дәвам итә. 1982 елдан башлап 6 ел җирле янгын сагында начальник булып эшли. Намуслы хезмәте өчен берничә мәртәбә колхоз җитәкчеләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына тиенә. 1988 елны пенсиягә чыккач җәмәгать эшенә чума, чирек гасыр Шахмай мәчетендә имам-хатыйб булып тора.
Хатыны Рәшидә Әсәдулла кызы белән 63 ел гомер итәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер 10 оныклары, 15 оныкчыклары бар. Ветеран 2 ел элек тол кала, хәзер Шахмайда төпчек улы Гомәр гаиләсендә яши. 12 февральдә аңа 90 яшь тулды. "1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны", "1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре, "Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераны" , "1941-1945 еллар фронтовигы" күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.
Карточкин Семен Васильевич
Семен Васильевич 1919 елның 28 гыйнварында Рус Волчья авылында дөньяга килә. 3 сыйныфны тәмамлагач, әтисенә кырда ярдәм итәргә алына, конюх булып эшли. Аннан әтисенең киңәшен тотып тракторчы-машинистка укый. Аның һөнәре сугышка китү срогын 2 елга кичектереп тора. Сугыш башланганда Семен Васильевичка 22 яшь була, ул беренчеләрдән булып хәрби комиссариатка бара, тик аны бронь белән хатын-кызлардан торган бригада бригадиры итеп калдыралар. Сугыш башланганда солдатларга болай да кытлык булмый, тумыштан аягында дефект булганга да ул сугышка алынырга яраксыз санала.
Семен Васильевич инде ул чакта гаиләле була, 1941-42 елларда кызы һәм улы туа, 1943 елның февралендә аңа да фронтка китәргә чират җитә. Ул 295 нче аерым миномет полкы составында отделение командиры булып хезмәт итә. Курск дугасында,Германия җирләрендә барган дәһшәтле сугышта катнаша. 1945 елның февралендә уң кулы кыйпылчык тиеп җәрәхәтләнә. Өч ай Финляндия госпиталендә дәвалана. Аннан соң 65 нче аерым саперлар батальонында саперлар отделениесе командиры буларак хезмәтен дәвам итә. Кече сержант Карточкин сугышны элемтәчеләр отделениесе командиры буларак төгәлли. 1946 елның маенда туган ягына кайта. Гомере буена - 30 елдан артык комбайнчы булып эшли, удар хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Җиде бала тәрбияләп үстерәләр, 15 оныклары, 15 оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Хәзер ветеран Черемухово Бистәсендә кызы Елизавета тәрбиясендә яши.
Алган бүләкләре:"Хезмәт ветераны", "1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен" медальләре, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен" һәм юбилей медальләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев