Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сафлар сирәгәя бара...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, без районыбызда яшәүче барлык ветераннарны атап үтәргә булдык. Алар бик аз калды - нибары 10 гына кеше. Газетабыз битләрендә өч язмада тагын бер кат безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдереп һәм алар алдында баш иеп, без тагын бер кат аларның тормышлары, сугышчан...

Журавлев Александр Иванович
Александр Иванович 1932 елның 26 октябрендә Ленино авылында туган. Башлангыч мәктәптә 4 сыйныф тәмамлый. Әтисе Иван Антонович фронтта һәлак булган. Әнисе дүрт баланы тәрбияләп үстергән. 1951 елда Александр Иванович Совет Армиясе сафларына алына. Көнбатыш Украинада банда оешмаларын юк итүдә катнашкан. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт үткән, йөкләр, уран рудасы белән вагоннар озаткан. Кече сержант званиесе бирелгән. Хәрби белгечлеге - укчы - бүлек командиры.
1954 елда армиядән кайтканнан соң, туган авылында, "Советская Татария" колхозында эшләгән. 1956-1996 елларда мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләгән. Урманга йөргән, делянкалар кискән, мәктәпне, мәктәп хезмәткәрләрен утын белән тәэмин иткән. Хезмәте өчен байтак кына бүләкләр алган, "Хезмәт ветераны" исеме бар. "За борьбу с украинскими националистами - бандеровцами" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзергесе вакытта Александр Иванович ялгызы гына яши, үзләренең әтиләре, бабаларының батырлыклары белән горурланып торучы балалары аны онытмый, ул алар мәхәббәтен тоеп яши.
Габбасов Мансур Габбас улы
Мансур Габбас улы 1932 елның 15 гыйнварында Зирекле авылында 8 бала булган зур гаиләдә туган. Аның өч абыйсын сугышка - фронтка алганнар. Гаяз белән Максум сугыштан әйләнеп кайталар, ә Вәгыйз 1944 елда һәлак була. Габбас абыйның беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан әтисен 1942 елда хезмәт армиясенә җибәрәләр, 4 елдан соң ул инвалидлык буенча кайта һәм озак та үтми вафат була.
Мансур абый бик иртә - 12 яшеннән үк гаилә, колхоз эшләренә керешә. Һәм аңа да сугышырга туры килгән, тик Бөек Ватан сугышында түгел, ә Көнбатыш Украинада 50 нче елларда украина милләтче - бандерачылары белән. 1951 елда армиягә чакырылганнан соң ул өч ел ЭЭМ гаскәрләрендә хезмәт иткән, алар составында чын сугышчан операцияләрдә катнашкан.
Мансур Габбас улы Ивано-Франковск янында барган сугышчан операциядә беренче чирканчык алган, ә аннан соң мондый куркыныч мизгелләр аның хезмәт юлында байтак була.
Армиядән соң ул туган авылына кайта, ә 1948 елны рәсми рәвештә"Яңа Тормыш" колхозының әгъзасы итеп теркәлә. Мансур Габбас улы кырчылык, төзелеш бригадиры, төзүче, комбайнчы һәм тракторчы-машинист булып эшли. Ул өч мәртәбә "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгесе, "Хезмәт ветераны" медале һәм тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны буларак юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Беренче хатыны Нәсимә апа белән 55 ел гомер итеп 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аннан тол кала, хәзер икенче хатыны Фәния апа белән яши. Ветеранның өендә җылы, якты, рәхәт. Уллары кайтып йөриләр, булышалар, картларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телиләр.
Майоров Александр Иванович
Александр Иванович 1926 елны Өргәнчә авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елны 7 сыйныфны тәмамлый. Сугышка чаклы үсмер егет төрле эшләрдә эшли, кырда ат җигеп сукалый, хуҗалыкка булыша. 1944 елны Александр Ивановичны мобилизациялиләр, 2 ай укытканнан соң ул Новосибирскига НКВД ның 234 нче конвой полкына озатыла.
1945 елның августында рядовой, укчы Александр Майоров Ерак Көнчыгыш фронтына, Кытай чигенә эләгә. Шунда ук хәрби әсирләр өчен лагерьда конвоир булып хезмәт итә. Конвойларның эше җиңел булмый. Әсирләрне конвойлар "чылбырга" алып эшкә алып бара, алып кайта, "каланчада" 2-3 әр сәгать саен алышынып кизү тора. Берәрсе кача калса, гражданнар киеме киенеп, конвоирлар шунда ук качкыннарга ерак китәргә бирмичә, эзәрлекләп баралар... Шундый чакта Александр Ивановичның янбызы җәрәхәтләнә, 6 ай округ госпиталендә ята. Демобилизацияләнгәч 1946 елны Әдәмсәгә кайта һәм пенсиягә чыкканчы колхозда умартачы булып эшли. Ветеран - 2 төркем инвалид, күптән түгел 2 операция кичергән, шулай да эшләргә гадәтләнгәнгә эшсез тора алмый. Умарта кортларын гомер буена ярата, бөтен вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Ике ел инде тол калган, шулай да балалары һәм оныклары хәлен белеп торалар, ялгыз итмиләр. 19 октябрьдә Александр Ивановичка 90 яшь тулган. Алган бүләкләре: "1941-1945 ел фронтовигы" күкрәк билгесе, "Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераны" билгесе белән медаль һәм тагын дүрт юбилей медале бар.
... язма бастыруга әзерләнгәндә кайгылы хәбәр килеп иреште: сугыш ветераны Александр Иванович Майоров 23 апрельдә бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев