Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салымнарны вакытында түләргә кирәк

РФ Салым кодексы нигезендә салым түләүчеләр - физик затлар ел саен 1 декабрьгә чаклы милек салымнарын, нәкъ менә транспорт, физик затларга салына торган һәм җир салымнарын түләргә тиешләр.

Әмма 2015 ел өчен физик затларның милек салымнары буенча бурычлары 2017 елның 30 мартына район буенча 179730 сум тәшкил итә. 15 авыл җирлегеннән 4 авыл җирлегендә: Акъяр, Архангел, Буревестник һәм Зирекле авыл җирлекләрендә шушы төр салым буенча бурычлар юк. 8 АҖ-дә 1-2 кеше бурычлылар рәтендә. Красный Октябрь АҖ-дә 4 кеше 14209 сум, Черемухово АҖ-дә 5 кеше 12027 сум күләмендә милек салымын түләмәгән. Милек салымы буенча иң күп бурыч Яңа Чишмә авыл җирлегенә туры килә - 100534 сум, бу гомуми бурычның 56%-ы. Агымдагы елның беренче кварталында бурычларның 9326 сумы түләнгән, эшнең нәтиҗәлелеге 8,4% тәшкил итә.
Җир салымы буенча (1 мең сумнан артык) физик затлардан булган бурыч район буенча 395 418 сум тәшкил итә. Әлеге төр салым буенча бурыч фәкать Акъяр һәм Акбүре АҖ-дә генә юк. Красный Октябрь АҖ-дә җир салымы бурычы булган 2 (бурыч күләме - 3309 сум), Архангел һәм Шахмай АҖ-дә өчәр кеше (бурычлары 5002 һәм 8083 сум) бар. Тубылгытау АҖ-дә җир салымы буенча бурычлы 6 кеше бар (8546 сум), әмма агымдагы елның беренче кварталы өчен булган бурычларны түләттерү буенча авыл җирлеге тарафыннан физик затлар белән бернинди эш алып барылмаган. Зирекле АҖ-дә I квартал дәвамында бурычлы 11 кешенең нибары 1 се, Ленино АҖ-дә исә бурычлы 8 кешенең 1се генә түләгән. Бурычларның иң зур күләме Черемухово һәм Яңа Чишмә АҖ-гә туры килә.
Әгәр дә Черемухово АҖ-дә 142133 сум бурычның беренче кварталда 60836 сумы түләнгән булса (яки нәтиҗәлелек 42,8 % тәшкил итә), Яңа Чишмә АҖ-дә 171936 сум бурычның 13658 сумы гына (I квартал өчен) түләнгән, ягъни нибары 7,9%.
Милек салымнары буенча бурычлары булган салым түләүчеләр - физик затларга түләү сроклары буенча түләүләрне вакытында башкармаган өчен пеня исәпләнмәсен һәм өстәмә финанс чыгымнардан котылу өчен бурычларны кыска срокларда түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X