Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлаулар уңышлы үтте

Якшәмбе көнне, 14 сентябрьдә, 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау күп сайлаучы катнашында һәм югары активлык белән үтте.

Татарстан буенча
Якынча исәпләүләр буенча республикада сайлаучыларның 81% чамасы сайлауларда катнашкан. Партия исемлекләре буенча ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда "Бердәм Россия" ышанычлы җиңү яулады, сайлаучыларның 84% тан артыгы шушы партия өчен тавыш биргән, ул 47 мандат алачак. Дәүләт Советы составына керү өчен тиешле 5%-лы чикне КПРФ партиясе дә узды, аның өчен сайлаучыларның 5,5%-ы тавыш биргән. Калган 5 партия 0,4-2,4% тавыш җыйган. Бер мандатлы округлар буенча (алар 50) депутатларның күпчелеге (төгәлрәге 36) "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре булачак, калганнары - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр һәм башка партия вәкилләре.
Яңа Чишмә муниципаль районы буенча
Районның барлык сайлау участокларында да сайлаучыларның сайлауларда актив катнашулары күзәтелде. 11496 сайлаучының 11418-е (99,3%) үз тавышларын бирде, алдан 1955 сайлаучы (17%) үз бурычын үтәгән.
Партия исемлекләре буенча "Бердәм Россия" ышанычлы җиңү яулады, 11043 сайлаучы (96,72%) шушы партия өчен тавыш биргән, икенче урында КПРФ - 190 тавыш (1,66%), ЛДПР-га - 80 тавыш (0,70%) бирелгән, калганнары 0,11-0,35% тавыш җыйган. 35 нче номерлы бер мандатлы Гаяз сайлау округы буенча 10782 сайлаучы (94,43%) үз тавышын Шамил Яһудин өчен биргән, калган кандидатлар 1,02-2,19% тавыш җыйган. Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов сайлау комиссияләре әгъзаларына, авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләренә башкарган эшләре, барлык сайлаучыларга сайлауларда гражданлык активлыгы күрсәткәннәре, дөрес сайлаганнары, республикабыз һәм район җитәкчеләренең эш юнәлешләренә булышлык иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Сайлауларда бердәмрәсәйлеләрнең җиңү яулавы "Бердәм Россия" исемлеген җитәкләүче ТР Президентына, аның бердәм, профессиональ командасына татарстанлыларның ышаныч һәм хөрмәт күрсәтү нәтиҗәсе.
Республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсеше кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән гамәлдәге 27 республика программалары белән дә тормышка ашырыла. Әлеге программалар буенча безнең районда да соңгы елларда яңа клублар, ФАП-лар, спорт мәйданчыклары ачылды, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. капиталь ремонт ясалды.
Федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә Татарстанның танылуы һәм авторитеты Президентның һәм республика хөкүмәтенең дөрес юлда булуын исбатлый.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев