Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сез кайларда икән, туганнар?

Бер елдан без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Фашистлар Германиясенә каршы көрәштә илебезнең миллионлаган кыю, яшь, батыр ул һәм кызлары яу кырларында мәңгелеккә ятып калдылар, күпме кан һәм күз яше коелган 1418 көн һәм төнне мәңге онытырлык түгел.

Бүген безнең кулда Татарстан Хәтер Китабының 28 томы. Шуңа да карамастан, әле бүгенге көнгәчә без сугышта һәлак булган ир-егетләребез турында яңа мәгълүматлар табып торабыз. Михаил Черепановтан мин 134 кешегә яңа, өстәмә мәгълүматлар алдым, шулардан сугышта һәлак булган 38 кеше Яңа Чишмә РХК тарафыннан чакырылган булган, кызганычка каршы, соңлап кына билгеле булганга, алар бу томнарга һәм "Вернуть долг Памяти" китабына керә алмадылар.
Шуңа да "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы аша без яу кырларында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына үз кешеләрен түбәндәге исемлектән белсеннәр, танысыннар иде, дип мөрәҗәгать итәбез. Михаил Черепанов ярдәм итәргә әзер. Исемлекне җибәргәндә, ул болай дип язган: "Мидхәт, кирәк була калса дип, шуны әйтәсем килә, әлеге яңачишмәлеләр күптән түгел генә табылды. Әгәр дә аларның туганнарына фронтта һәлак булулары турындагы кәгазьләр (извещение) кирәк икән - бирә алам". Исемлекләр Интернеттан табылып алынды.
Анохин Георгий Тихонович, 1922, Архангел Бистәсе, моб.: Пермь өлкәсе Чусовский ГВК, мл. л-т 955 сп., 309 сд., 1945 елның 9 февралендә һәлак булган - Югары Силезия, Лигниц шәһәре, оп.11458, д.644;
Антонов Петр Яковлевич, 1903, Горшково авылы, 1942 елның апрелендә үтерелгән - Германия, Бад Орб шәһ., шталаг IX В (әсирлеккә алу: 12.10.41, Вязьма), оп.977528, д.49;
Барабанов Семен Васильевич, 1920, Ленино авылы, 4уА, 1944 елның маенда һәлак булган - Белоруссия, Полоцк шәһ., оп.977520, д.444;
Бодрягин Роман Яковлевич, 1908, д.Кительга, моб.: Акташ РВК, гв. кап. 1093 сп., 324 сд., 1945 елның 29 гыйнварында һәлак булган - Калининград өлкәсе, Зеенбург шәһ., оп.11458, д.705;
Бронников Тимофей Михайлович, 1904, Архангел Бистәсе, моб.: Ижевск шәһәре Краснокамский РВК, шофер, 1943 елның гыйнварында вафат булган - Екатеринбург шәһ., госпиталь, оп.977520, д.255;
Быков Андрей Иванович, 1911, Петропавел Бистәсе, моб.: Кама Тамагы РВК, 264 минп, 4 гв.тк, 1945 елның апрелендә һәлак булган - Германия, Берлин шәһ., оп.18004, д.2120;
Быстрынин Григорий Сергеевич, 1912, Яңа Чишмә районы, гв.л-т40 гв.тбр., 1943 елда һәлак булган - Львов өлкәсе, Клусов ст., оп.977520;
Васливанов Иван Алексеевич, 1908, Петропавел Бистәсе, моб.: Чистай РВК, 178 сд, 1944 елның маенда һәлак булган - Ленинград өлкәсе, Выборгск р-ны, оп.977520, д.599;
Гатин Әсәдулла Вәгыйз улы, 1923, Чаллы Башы ав., моб: Горький өлкәсе, Лысковск РВК, 1158 сп., 352 сд., 1942 елның 8 февралендә һәлак булган - Смоленск өлкәсе, Гагарин р-ны (Мәскәү, ВМН), оп. 818883 с., д. 1159;
Демидов Иван Иванович, 1911, Лебедка пос. (Новотроицк), моб.: Әлмәт РВК, ст.л-т 145 сд. (20 осбр.), 1943 елның 19 сентябрендә һәлак булган - Смоленск өлк., Демидов р-ны, Шамуты ав.;
Калинин Никифор Григорьевич, 1914, Новая Елань ав., моб.: Акташ РВК, ППС 929 автр., 1942 елның 5 мартында үтерелгән - Белоруссия, Молодечно шәһ. (Ошмяны), шталаг 342, оп.977520, д.2658;
Караваев Александр Васильевич, 1914, Рус. Әдәмсәсе авылы, мл.политрук 699 сп., 393 сд., 1941 елның 10 октябрендә һәлак булган - Смоленск өлк., Вяземск р-ны, оп.818883 с., д.71;
Киселев Егор Никитович (Николаевич), 1901, Екатерина Бистәсе, 646 сп., 152 сд., 1942 елның февралендә һәлак булган - Смоленск өлк., Вяземск р-ны, оп.818883, д. 1077;
Комиссаров Степан Николаевич, 1912, Тавель ав., 292 сд., 1942 елның 18 сентябрендә һәлак булган - Волгоград өлк., Городищенск р-ны, Котлубань ст., оп.818883, д.593;
Логинов Алексей Федорович, Рус. Чабаксары ав., 210 сп., 82 сд., 1942 елның 25 августында һәлак булган - Смоленск өлк., Гагарин р-ны;
Лукоянов Иван Михайлович, 1916, Ивашевка ав., ст-на 22 А, 1941 елның 5 июлендә һәлак булган - Смоленск өлк., М. Горки;
Максимов Сергей Петрович, 1920, Зур Сосновка ав., 1941 елның 20 ноябрендә үтерелгән - Германия, Витцендорф шәһ., шталаг ХD (310) (әсирлектә: 2.07.41, Минск), оп.977521, д.1758;
Маслаков Илья Иванович, 1901, Черемухово Бистәсе, 70 сд., 1942 елның 28 сентябрендә һәлак булган - Ленинград өлк., Киров р-ны, Невский Пятачок, оп.818883, д.195;
Мәхмүтов Әхмәт, 1916, Тат. Волчья ав., моб.: Ленинград өлкәсе Колпинск ГВК, ефр. ком.хим.отд., ВКП (б) әгъзасы, 90 сд., 1945 елның 14 мартында һәлак булган - Польша, Гданьск шәһ., оп.18003, д.505;
Мельников Михаил Григорьевич, 1914, Өргәнчә ав., моб.: Чистай (Казан шәһәре Совет РВК), 699 сп., 393 сд., 1943 елның 25 мартында үтерелгән - Германия, Цайтхайн шәһ., шталаг IV H (304) (әсирлектә: 17.10.41, Вязьма), оп. 977521, д.1582;
Митрофанов Григорий Васильевич, 1907, Новая Елань ав., моб.: Ямаш РВК, моб.: Украина, Кировоград РВК, ст.л-т, пом.ком.полка 286 ап., 111 сд., 1941 елның октябрендә һәлак булган - Ленинград өлк., Лужск р-ны, оп.11458, д.504;
Огарков Леонид Николаевич, 1919, Рус. Чабаксары ав., моб.: Рубцовск ГВК (Свердловск шәһ.), 12 сп. пулеметчысы, 1941 елның декабрендә үлгән - Төмән шәһ., оп. 977521, д.83;
Осьминин Николай Николаевич, 1914, Екатерина Бистәсе, моб.: Иваново өлк., Вичужск РВК, 1943 елның 11 маенда үтерелгән - Башкирин шәһ., оп.977522, д.45;
Пахомов Семен Михайлович, 1910, Яңа Чишмә районы, стройбат, 1942 елның августында үтерелгән - Калининград өлкәсе, Стаблавки шәһ., шталаг I А (әсирлектә: 7.7.41. Псков), оп.977527, д.92;
Пашутин Иван Григорьевич, 1916, Петропавел Бистәсе, моб.: Иваново өлк., Родниковский РВК, 329 стройбат, 1942 елның сентябрендә үтерелгән - Калининград өлк., Стаблавки шәһ., шталаг I А (әсирлектә: 7.7.41, Псков), оп.977525, д.6;
Пегашов Иван Семенович, 1909, Чабаксар ав., моб.: Горький өлк., Борск РВК, 359 сд., 1943 елның 30 августында һәлак булган - Смоленск өлк., Ярцевский р-ны, Кухарево ав., оп.18001, д.828;
Пегашов Константин Михайлович, 1924, Чабаксар ав., 239 сд. автоматчик, 1944 елның 23 гыйнварында һәлак булган - Новгород өлкәсе, Новгород р-ны, Вошково ав., оп.18002, д.328;
Пещеров Михаил Терентьевич, 1923, Тавель ав., 1257 сп., 379 сд., 1942 елның 10 сентябрендә һәлак булган - Тверь өлк., Ржевск р-ны, оп.: 977520 д. 255;
Поляков Николай Григорьевич, 1915, Екатерина Бистәсе, моб.: Мурманск шәһ., Полярный РВК, гв.крц 7 гв. сд., 1943 елның 30 мартында һәлак булган - Новгород өлк., Старорус р-ны, Борок шәһ., оп.18001, д.651;
Потемкин Алексей Степанович, 1910, Чабаксар ав., моб.: Яр Чаллы РВК, 279 ошр., 108 сд., 1944 елның 23 февралендә һәлак булган - Белоруссия, Могилевск өлк., Быховск р-ны, оп.18002, д.282;
Почичуев Василий Герасимович, 1919, Черемухово Бистәсе, моб.: Казан шәһәре Молотов РВК, ст-на, разведчик, ВКП (б) әгъзасы, 154 апб, 1942 елның 30 ноябрендә үтерелгән - Калуга өлк., Думинич р-ны, оп. 977520, д.727;
Романов Александр, 1922, Екатерина с/с, 1942 елның 30 октябрендә үтерелгән, әсирлектә, оп.18003, д.1255;
Сальцин Максим Николаевич, 1904, Черемухово Бистәсе, моб.: Горький шәһ., Куйбышев РВК, 109 сд., штаб, 1944 елның 17 февралендә һәлак булган - Эстония, Нарвск р-ны, оп. 18002, д.158;
Сидоров Владимир Осифович, 1912, Ямаш р-ны, Багряж-Никольское ав., моб.: Бакудан, гв.ст.л-т 10 гв.сд., 1944 елның 24 октябрендә һәлак булган - Мурманск өлк., Печенга елгасы яры, оп. 977520, д.428;
Старков Николай Федорович, 1911, Петропавел Бистәсе, моб.: Үзбәкстанның Ферганә ГВК, 17 сп., 1942 елның 9 июнендә үтерелгән - Польша, Ламбиновице - Щадурщице шәһ., шталаг VIII F (318), (әсирлектә: 12.7.41, Климовичи), оп. 977520, д.1730;
Федотов Иван Артемович, Чуваш Чабаксары ав., моб.: Кзыл-Армия РВК, ст.л-т, ком.сап.взв., 1945 елның 15 мартында үтерелгән - Калининград өлк., Варсит шәһ., ВПГ 570, оп.594260, д.105;
Харитонов Александр Семенович, 1905, Иванаево ав., 640 сп. 1942 елның апрелендә үтерелгән - Польша, Ламбиновице-Щадурщице шәһ., шталаг VIII E (308), (әсирлектә: 7.7.41, Глинск), оп.977521, д.1995;
Чекотков Степан Леонтьевич, 1918, Яңа Чишмә р-ны, 21 кп., 1943 елның 13 октябрендә һәлак булган - Украина, Черниговск өлк., Сычевка ав..
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
Зирекле авылы
Ред.: Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр сез югарыда атап үтелгән фамилияләр арасында үзегезнең якыннарыгыз һәм туганнарыгызны табасыз икән, бу хакта "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасы редакциясенә язып җибәрүегезне яисә газетабыз сайтына - novoshishminsk.ru - кертүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев