Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шахмайда яңа ФАП төзелде

Авыл җирлегендә ФАП-лар төзү буенча республика программасы кысаларында Шахмайда яңа фельдшер-акушерлык пункты торгызылды. Тиз арада торгызыла торган модульле бина - Азнакайдагы "Нефтемаш" заводы проекты. Объектның смета бәясе 2,2 млн. сум тора.

Яр Чаллыдан 5 кешедән торган субподряд төзүчеләр бригадасына шушы бинаны "нульдән" башлап монтажлап, эчен-тышын эшләү, электр үткәргечләрен дә үткәреп башкарып чыгу өчен нибары 7 көн вакыт җиткән. - Дөрес, без иртәнге сәгать 5 тән кичке 9 га чаклы эшләдек, - ди бригадир Алексей. Шундый биналар төзү тәҗрибәбез бар, өч ел эчендә 30 бина торгыздык, соңгысы Шахмайда.
Азнакай заводы төргәкләгән килеш кирәкле материаллар белән өзлексез тәэмин итеп тора. Төзелеш башланыр алдыннан АҖ бинасыннан ерак та түгел, ФАП нигезенә субайлар да кагылган була. Тиз арада иркен (63 кв.метр мәйданлы), матур, заманча медицина учреждениесе калкып чыккан. Анда процедуралар бүлмәсе, фельдшерлар өчен кабинет (ул балалар һәм акушерлар өчен дә), авыруларга көтеп тору урыны, санузел һәм хуҗалык бүлмәсе бар.
Якын арада субподрядчылар су кертү, канализация үткәрү белән мәшгуль булачак. Аннан АҖ башкарма комитеты бинасына урнашкан ФАП файдалануга тапшырылачак. -Яңа ФАП булуга без бик шат. Аннан кала, бушап калган бүлмәләрдә драматург Мирхәйдәр Фәйзи музее оештырылачак. Башкарма комитет бинасына 100 елдан артык, анда кайчандыр язучының әтисе яшәгән, - дип сөйли Шахмай урта мәктәбе укытучысы Гөлфия Нуруллина.
-Без бар яңалыкны хуплыйбыз. Кызганыч, анда эшләргә әлегә кеше юк. Элеккеге фельдшер пенсиягә китте, хәзер Шахмайда күрше авыл фельдшеры вакытлыча хезмәт күрсәтә, - дип сукранды шул ук бинадагы почта бүлеге начальнигы Гөлфәния Ганиева. - Шулай да яңа ФАП хуҗабикәсез калмас, - дип өметләнәбез.
Без соңгы эш көнендә төзүчеләр белән дә сөйләштек, кичен алар ФАПны тапшырасы иделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев