Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су урлау кыйммәткә төшәчәк

"Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ хезмәткәрләре авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә суүткәргеч челтәрләренә санкцияләнмәгән (законсыз) тоташтыруларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр.

Июнь башларында шундый рейд Кр. Октябрьдә үткәрелде. Сайлап 30 йортны карап үттек һәм су санагычыннан тыш законсыз төстә уеп ясалган 8 очрак булуы ачыкланды (Алексей Парфенов, Татьяна Ворожеина һ.б.), ягъни өйдә суны санагыч буенча алалар, ә бакча өчен (иң чыгымлы өлеш) - санагычтан тыш. Ачыктан-ачык итеп әйткәндә, бакчага сибү өчен суны урлыйлар.
Әлеге абонентларга карата 1 айга тәүлегенә 24 сәгать буе файдалану шартларыннан чыгып, су шлангысы диаметрын исәпкә алып өстәмә акча түләттерү каралды. Хәзер су урлаучы һәр абонент 10 мең сум тирәсе акча түлиячәк. Боларның барысы да закон нигезендә эшләнде.
Черемухово Бистәсендә 30 лап йортка тикшерү үткәрелеп, 2 тәртип бозу ачыкланды, ә район үзәгендә - 100 гә якын йортта булып, шуның 18сендә суны урлаулары беленде. Аларга карата да өстәп түләттерү чаралары кулланылды һәм алар да шактый гына күләмдә акча түлиячәкләр.
Мондый өстәп түләттерүләр ай саен законсыз тоташтыруларны тулысынча бетергәнчегә кадәр (карап йөрүләр вакытында 8 тәртип бозуны бетергәннәр) дәвам итәчәк. Түләмәгән очракта эшләр судка җибәреләчәк.
Әлеге рейдлар районның барлык торак пунктларында даими үткәреләчәк.
Илшат ДӘҮЛӘТШИН,
"Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X