Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна Белоглазова:“ Эшемнән ямь табам“

"Архангельское" КФХ башлыгы Татьяна Белоглазовага 6 октябрьдә 55 яшь тулды. Бу хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгар вакыт җиткән яшь. Шулай да Татьяна ялга чыгып, кул кушырып утырырга җыенмый әле, ә хуҗалык эшчеләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча исәп иткән планнарын тормышка ашырырга тели. Яңа Чишмә мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Татьяна (Лазарева)...

"Архангельское" КФХ башлыгы Татьяна Белоглазовага 6 октябрьдә 55 яшь тулды. Бу хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгар вакыт җиткән яшь. Шулай да Татьяна ялга чыгып, кул кушырып утырырга җыенмый әле, ә хуҗалык эшчеләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча исәп иткән планнарын тормышка ашырырга тели.

Яңа Чишмә мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Татьяна (Лазарева) Белоглазова авыл хуҗалыгы академиясендә дә яхшы укый. 3 курста укыганда ук укытучылары аңа аспирантурага керергә кирәклеген һәм авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә уңышлы киләчәк булачагын алдан әйтеп торалар. Әмма Татьяна башка юл сайлый: 3 курстан соң ул читтән торып уку бүлегенә күчә һәм кияүгә чыга.
-Бу минем беренче ялгышым, - ди Татьяна Белоглазова. -Тормыш иптәшем миңа укуымны дәвам итәргә һәм бар нәрсәдә дә булышырга сүз бирде. Ә барысы да башкача килеп чыкты. Ул карьера ясады, ә мин 30 ел аңа булышып, аңа җиңел булсын дип яшәдем: өйдәге хуҗалыкны да алып бардым, икътисадчы да булып эшләдем, балаларны: өч кызыбыз - Наташа, Лена һәм Сашаны да тәрбияләдем. Аларга һәрчак кайчандыр миңа, кыз туганыма һәм ике ир туганыма әти-әниебез Михаил Александрович һәм Наталья Федоровна әйткән "Без сезне тудырдык, үстердек, тәрбия бирдек, хәзер сезгә укырга бер нәрсә дә комачауларга тиеш түгел" дигән сүзләрне әйтеп килдем.
Әтисенең һәм ир туганының вакытсыз якты дөньядан бакыйлыкка күчүе аның өчен бар дөньясын беркайчан да ачылмаслык караңгылык каплап алгандай булса, ире вафатыннан соң аңа бар җиһан да юкка чыккан күк була.
Авыр кайгыга вакыт дәва диләр, әмма Татьянаның әрнегән җанына вакыт түгел, ә дәваны ул тормыш иптәше Евгений Белоглазов гомер буе алып барган эштән таба, аны туганнары да, КФХ коллективы да, район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге дә ташламый.
-30 ел буена ирем тарткан йөкне үз өстемә алгач, күп нәрсәне аңладым мин, аның йорт мәшәкатьләре белән түгел, ә һәрчак эш белән мәшгуль булуына кайчакларда ачуым килә иде, "алып кил, илтеп куй, кит әле - комачаулама" дигән сүзләренә үпкәли идем, ә хәзер исә болар бар да вак-төяк булып кына тоела, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Татьяна.
"Архангельское" КФХ - кечкенә хуҗалык түгел һәм хуҗалык белән өч ел идарә итү дәверендә Татьяна тормыш иптәше булдырган бер нәрсәне дә югалтмаган, таркатмаган. Вакыт дигәнең кешеләрне генә түгел, техниканы да, корылмаларны да "картайта". КФХ-ның хәзерге башлыгы сыер савучыларның хезмәтен җиңеләйтүне үзенең беренче бурычы итеп куйган. Быелгы көздә ике сыерлар абзары яңартылган, ремонтланган, икесендә дә сөт үткәргечләр, тирес чистарту җайланмалары урнаштырылган. Хәзер тракторларны да, комбайннарны да яңартасы килә аның, тик әлегә моның өчен акча эшләргә кирәк, бусы исә җиңел түгел.
-Хуҗалык яши, кешеләр ярыйсы гына хезмәт хакы алалар, күп нәрсә уңай якка үзгәрә. Әмма мин генә шундый акыллы дип уйлый күрмәгез. Юк, бу уңышлар хуҗалыкның башлы белгечләре аркасында, алар белән эшләве җиңел, димәк, көчем булганда, мин алар белән калам. Беләсезме, бу эштән мин үземә ямь табам, - дип сөйли Татьяна Белоглазова, - миңа читтән торып күзәтүче түгел, ә ни дә булса барлыкка китерү, төзү сыйфаты бала чактан ук салынган.
-Балаларыгыз да шулай ук тәрбияләнгәндер инде? Алар ни белән шөгыльләнәләр?
-Өлкән кызларга әтиләре зур булмаган эш - кибет һәм сөт эшкәртү буенча мини-завод ачкан иде, болар бар да Архангел Бистәсендә. Кечкенә кызым Саша төзелеш институтында укый. Наташа белән Алена да югары белемлеләр, икесе дә тормышта, күптән түгел бишенче оныгым туды. Кайчакларда миннән, хуҗалыкны балаларга тапшырырга теләмисеңме, дип сораганда: "Әлегә юк", - дип җавап бирәм. Ни өчен икәнен аңлатам: икесенең дә перспективалы эшләре бар, алар уңышлы гына эшлиләр, балалары үсеп килгәндә әтиләре алар янәшәсендә булсын дим.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев