Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлекчелектәге эшләр торышы

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2014 елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланганчы җыелучылар "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нең товарлыклы-сөтчелек фермасында, азык базасында һәм тудыру бүлегендә булдылар. Алар терлекчелек биналарын ремонтлау һәм яңадан торгызу (республика программасы буенча), яшь таналарны һәм яшь МЭТ-не урнаштыру торышы, тудыру бүлегенең эше белән таныштылар.
ҖИТЕШТЕРҮ
КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ
Архангел Бистәсе АМЙ-да агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады.
Кайбер күрсәткечләр буенча район 2013 ел дәрәҗәсеннән начаррак эшләгән. МЭТ-нең (2013 елга карата 97%) һәм дуңгызларның (2013 елга карата 51%) баш саны кимүгә юл куелган. Шул ук вакытта 15580 тонна сөт (2013 елга карата 106%), терлек - 1552 тонна (2013 елга карата 112%) сатылган, бер сыердан уртача савым 3518 кг (2013 елга карата 113%) тәшкил иткән.
МЭТ-нең баш саны 14548 баш тәшкил итә, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 400 башка кимрәк. Бу, нигездә, "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә барлык үгезләрне сату аркасында. Хәзер сату туктатылган һәм 2015 елның 1 гыйнварына МЭТ-нең баш саны торгызылырга тиеш.
Дуңгызларның баш саны нибары 569 баш тәшкил итә, 2013 ел белән чагыштырганда яртылаш киметкәннәр. Хәзер дуңгыз итенә һәр җирдә сорау зур һәм хуҗалыкларга әлеге тармакка зур игътибар бирергә кирәк.
Сөт җитештерүдә 2013 ел дәрәҗәсенә карата 1790 тоннага арту күзәтелә (барлыгы 19335 тонна). Бер сыердан савып алынган сөт 3518 кг тәшкил иткән, "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-ларда, "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр яхшы.
Уртача тәүлеклек артым анализы иң югары артымның (720-800 грамм) фермерлар: Владимир Зубов, Марат Садыйков, Мария Козлова, Олег Анисимов, Николай Скоков хуҗалыгында булуын күрсәтә, ә "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең күпчелек бүлекчәләрендә ул 660 граммнан артмый.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгында аерма зур. Фермерлар Олег Анисимов, Зөфәр Нурхамәтов, Хәниф Кыямов 430-500 кг авырлыкта булган терлек сатса, "Кулон" а/ф, фермерлар Фәргат Вәлиев, Николай Скоков - нибары 160-200 кг авырлыктагы маллар сата.
Бозаулар үрчеме күрсәткече начар түгел - 9 айда 4043 баш бозау алынган, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 75 башка күбрәк. "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә бозаулар күбрәк туган.
9 ай эчендә 242 баш МЭТ үлгән, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 14 башка күбрәк. Үрчемгә карата мал кырылу район буенча 6% тәшкил иткән, ә "Игенче" ҖЧҖ, "Зубов В.С." КФХ, "Кулон" а/ф-да бу тагы да югары.
Сергей Баранов алдагы кышкы чорда терлекләрнең продуктлылыгын арттыру буенча булган кимчелекләрне һәм кирәкле чаралар билгеләүне тәфсилләбрәк күрсәтте.
Сөт сыйфаты
2014 елның 9 ае эчендә сатылган продукциянең сыйфаты турында район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина сөйләде.
9 ай эчендә сөтнең 61%ы югары сорт, 36%-ы - беренче һәм 3%ы икенче сорт белән тапшырылган. Уртача сату бәясе килограммы 17 сум 91 тиен тәшкил иткән. Ә менә "Козлова М.И." КФХ-да ул - 20 сум 12 тиен, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә - 18 сум 32 тиен, "Игенче" ҖЧҖ-дә - 18 сум 17 тиен, "Кулон" а/ф-да - 20 сум 47 тиен (килограммы). Иң түбән бәя - 16 сум 23 тиен - "Яңа Чишмә"нең Сосновка бүлекчәсендә.
Йомгак ясау
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектә агымдагы эшләр торышына анализ ясады. Билгеләп үтелгәнчә, МЭТ-нең чыгымы бик зур, һәр җирдә дә кызыл почмаклар эшләми, информация язмалары иске (Тубылгы Тауда һәм Әдәмсәдә октябрь аенда февраль өчен күрсәткечләр эленеп тора), хәзер терлекләрне солыны пешекләп һәм минераль өстәмәләр кулланып кышкы рацион буенча ашатырга, һәр җирдә терлекчеләргә матди стимул бирү чаралары кулланырга, фермаларда нарядлар - планеркалар үткәрергә һәм барлык терлекчеләр белән бергә даими рәвештә нәтиҗәләр ясарга кирәклеген әйтте.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев