Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәгаен эшләргә кирәк

16 гыйнварда авыл мәдәният йортында Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты халык алдында 2014 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты, АҖ-нең киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады. Җыелыш башланганчы авыл халкы районның кайбер хезмәт (РҮХ, РПФ, социаль яклау бүлеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр бүлекләре, мәшгульлек үзәге) җитәкчеләре белән аралашып,...

16 гыйнварда авыл мәдәният йортында Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты халык алдында 2014 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты, АҖ-нең киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.
Җыелыш башланганчы авыл халкы районның кайбер хезмәт (РҮХ, РПФ, социаль яклау бүлеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр бүлекләре, мәшгульлек үзәге) җитәкчеләре белән аралашып, аларга үзләрен борчыган сорауларын бирә алдылар, аннан авыл мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән матур концерт карадылар.
Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ясаган АҖ башкарма комитеты һәм Советы отчетында авыл учреждениеләренең эшенә тулы анализ ясалды, уңай нәтиҗәләр билгеләп үтелде һәм әлегә эшләнмәгән эшләр дә телгә алынды.
2014 елда суүткәргеч салу төгәлләнде (моңа республикабыздан 10 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән), 800 мең сумга урамнар яктыртылды, юллар төзекләндерелде, кибет бинасы авыл музее итеп реконструкцияләнде һ.б. эшләр башкарылды. -Авыл җирлегендә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау әйбәт дәрәҗәдә уңышлы үтте, - дип билгеләп үтте доклад ясаучы. -Иҗтимагый Совет та начар эшләми, авыл халкы ярминкәләрдә дә актив катнаша.
Агымдагы елга бурычлар да билгеләнде: урамнарны төзекләндерәсе (шул исәптән 1 чакрымы республика программасы хисабына), ШЯХ кредитлары бирү буенча тәгаен эшлисе, гаилә фермалары төзисе (алар авылда бер дә юк), һәрдаим авылны төзекләндереп торасы бар.
Авылда малларны көтүлекләр белән тәэмин итү, хуҗасыз йөрүче этләр һәм терлекләр нисбәтеннән дә мәсьәләне хәл итәсе бар. Мәктәп коллективының эше турында директор Харис Латыйпов сөйләде. Мәктәптә 38 бала белем ала, 13 педагог эшли, 2014 елда мәктәп тәмамлап чыгучылар (9 сыйныфны) бар да колледжларга кергән. Район мәктәпләре арасында мәктәп дүртенче урында. Яңа мәдәният йорты ачылу сәбәпле, авылда мәдәни тормыш та җанланган, бу хакта АМЙ директоры Гомәр Насыйров сөйләде.
-Бер ел эчендә йөзләп чара үткәрелде, безгә хәзер Казан артистлары да килә башлады, - дип билгеләп үтте ул. -Хәзер "Салют, Җиңү" фестиваленә хәзерләнәбез.
-Гыйнвар азагына чаклы барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларының отчетлары тыңланачак, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул җыелган халыкны районның 2014 елгы эш йомгаклары белән таныштырды. Районда терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелмаган, ярыйсы гына уңыш (ашлык) җыеп алынган, районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 20ләп программа эшли, алар быел да дәвам иттереләчәк.
Акбүре авылына да шактый акча (дистә миллион сумнар) тотылды, тик АҖ башкарма комитетыннан гына нәтиҗә әллә ни мактанырлык түгел, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә аз, ШЯХ кредитлары да бик аз бирелгән, халыкның кимүе күзәтелә, авыл җирлеге җирләрендә маллар өчен көтүлек ясау кирәк.
Район башлыгы халыкның сорауларына да җавап бирде. Җыелышта гражданнардан үзара салым җыю мәсьәләсе дә кузгатылды. -Бу авылның көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның да катнашу алымы (бер формасы), - дип аңлатты Вячеслав Козлов. -Җыелган һәр сумга республика 4 сум өсти һәм гомуми акча җирле проблемаларны хәл итүгә тотыла.
Җәүдәт Җәләлетдинов тәкъдиме буенча активрак гражданнардан инициатива төркеме оештырылган, җыелган халык 2015 елда үзара салымны һәр кешедән 300 сум күләмендә җыю турында тавыш бирде. Шушы мәсьәлә буенча апрель азагында референдум үткәрү планлаштырыла.
Акбүре авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Соңыннан Вячеслав Козлов авыл тормышында актив катнашкан һәм ярдәм иткән Вазыйх Латыйповка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды (бүләген хатыны Рәмзия алды, бүләк иясе үзе эштә булган).
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев