Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туклану- контрольдә

Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларына чираттагы рейд барышында без белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыру ничек оештырылганын, таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен белештек.

Мәгариф бүлегенең туклану буенча белгече Юлия Кузнецова белән без Петропавел Бистәсендә булдык. "Солнышко" балалар бакчасының кухнясы һәм ярдәмче бинасы беренче карашка да, тәфсилләп тикшергәннән соң да үзенең үрнәк тәртиптә булуы белән гаҗәпләндерде. Ярмалар, макароннар, кипкән җиләк-җимеш тиешенчә, яраклылык вакыты күрсәтелгән биркалар тагылган өсте ябулы савытларда (пластмасс мичкәләрдә) саклана, ризыклардан проба алына, тиешле журналлар да алып барыла. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә. Бакча мөдире Олеся Котова туклануны оештыру кагыйдәләрен "5"легә белә.
-Продуктларның сыйфатына дәгъва юк, вакытында китерелә. Кайчагында "Форсат" ҖЧҖ, транспорт ватылу сәбәпле, китерә алмый, ул чакта үз машинам белән алып кайтам, - ди ул.
Бакчага 26 бала йөри. Көнгә уртача туклану бәясе 89 сум тәшкил итә, ул азрак та, күбрәк тә (тик 100 сумнан артмый) булырга мөмкин - бәя менюдагы ризык төренә бәйле. Әйтик, эремчек һәм итле ризыклар булган көнне туклану кыйммәткәрәк төшә.
Меню төзегәндә балалар бакчалары һәм мәктәпләр мәгариф бүлеге рекомендацияләрен кулланып эш итәләр.
-Мин база менюсын граммнарны күрсәтеп, тиешле май, аксым, углевод, калория керерлек итеп төзим, - дип сөйләде мәгариф бүлеге белгече Юлия Кузнецова. -Бу менюны Чистай Роспотребнадзоры раслый. Аннан соң шуның нигезендә балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз менюларын төзиләр.
12 октябрьдән 17 сенә чаклы Петропавел мәктәбендә менюга итле щи, кузаклылар белән бәрәңге шулпасы, сыер итеннән биточка белән макарон, өйдәгечә кыздырма (жаркое), атнага 2 мәртәбә сөттә пешерелгән ботка, сыр белән ипи (1 мәртәбә), прәннек һәм печенье (2 мәртәбә), десертка - кесәл, компот һәм чәй кертелгән. Пешкән камыр ризыгы белән җиләк-җимеш атнага бер тапкыр бирелә. Балалар ашатудан канәгать.
-Бик тәмле! Бигрәк тә булочкалар ошый! - дип шатланып җавап бирделәр югары сыйныф укучылары Светлана Ерохина белән Эвелина Беляева.
-Мәктәптә әбәд 30 сум чамасы чыга, бәя ризыкның төренә бәйле. Аннан үзләре үстергән яшелчә бәясе ( 2 сумнар чамасы) алына. 6 сум 10 тиен субсидия бирелә, калганын ата-аналар түли,- дип сөйләде склад мөдире Рамилә Ружьева.
-Сентябрьдә кызым өчен мин 335 сум акча түләдем. Азык-төлеккә булган хәзерге бәяләрне исәпкә алсаң, бу ярыйсы дип уйлыйм. Аның каравы, балам кайнар ризык белән туклана. Әлбәттә, өстәлдә яшелчәләр еш булса, мин каршы түгел, өстәвенә, алар мәктәпнең үзендә үстерелгән. Җиләк-җимешләр күбрәк булса, кыйммәткә төшә инде анысы, моны һәркем түли алмастыр, - дип җавап бирде безгә телефоннан әни кеше - Любовь Белькова.
Әйтергә кирәк, балалар кухняларында никадәр документация алып барыла! Без аны Яңа Чишмә гимназиясендә тикшердек. Сыйфат сертификатлары, ветеринария белешмәләре, продуктларны кышкылыкка саклау нормаларының технологик карталары бар, һәр төр ашамлык һәм суыткыч җиһазлары өчен температура режимы үтәлә һәм һәр көнне махсус журналларга теркәлә. Роспотребнадзор барысын да җитди контрольдә тота. Продуктлар белән тәэмин итеп торучылар (поставщиклар) да ышанычлы, мәгариф бүлеге алар белән инде менә берничә ел хезмәттәшлек итә.
Гимназия ашханәсендә көн саен 288 укучы һәм мәктәпнең 35 хезмәткәре туклана. Граммнардан кала, менюда һәр ашның бәясе дә күрсәтелгән. 13 октябрьдә балалар пешкән чөгендер, соуслы тефтели, карабодай боткасы, татлы чәй, ипи ашадылар - 26 сум 3 тиенлек. "Бушлай тукланучылар" өстәлендә (6 сум 10 тиен күләмендәге субсидиягә тукланучылар), тефтелидән кала, шул ук ризыклар бар иде.
"Озайтылган көн" өчен ата-аналар аерым түли, бу көнне майлы тары боткасы, сыр белән ипи, татлы чәй иде - барысы бергә 12 сум 50 тиенлек. Шулай итеп, сентябрьдә 1 дән алып 4 сыйныфта укучы балаларның туклануы өчен ата-аналар 441 сум 12 тиен (порцияләр азрак) түләгән, 5-11 сыйныфлар өчен түләү 506 сум 90 тиен тәшкил иткән. Иң югары түләү өлкән сыйныфларда бер көн булган - 35 сум 6 тиен (кечкенәләрдә - 33 сум 21 тиен). Бәяләрнең төп рамкалары көненә 18-26 сум тирәсе. Рейд балаларның туклануы яхшы оештырылуын һәм җитди контрольдә тотылуын ачыклады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев