Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Власть һәм халык: ачыктан-ачык сөйләшү

Екатерина авыл җирлегендә актуаль проблемаларның берсе - ул демография мәсьәләсе. Авыл халкы картая, эш булмау сәбәпле яшьләрнең авылда каласылары килми. Мәшгульлек проблемасының башлангычы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгы сүлпән булуда. 20 гыйнварда клубта узган гражданнар җыенында район башлыгы Вячеслав Козлов яшьләрне, вуз тәмамлаучыларны авылда калдыру мәсьәләсен тикмәгә генә күтәрмәде. Һичшиксез,...

Екатерина авыл җирлегендә актуаль проблемаларның берсе - ул демография мәсьәләсе. Авыл халкы картая, эш булмау сәбәпле яшьләрнең авылда каласылары килми. Мәшгульлек проблемасының башлангычы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгы сүлпән булуда.
20 гыйнварда клубта узган гражданнар җыенында район башлыгы Вячеслав Козлов яшьләрне, вуз тәмамлаучыларны авылда калдыру мәсьәләсен тикмәгә генә күтәрмәде. Һичшиксез, авылда талантлы, үз авыллары өчен җан атып торган эшчән халык яши. Мисалга, авыл җирлеге район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Халык үзе тырыш: маллар санын арттыралар (18 йортта өчәр һәм аннан да күбрәк сыер тоталар), тик ШЯХ кредитларын аз алалар, гаилә фермалары да, башка авыл хуҗалыгы бизнесы формалары да юк. -Авыл территориясендә хуҗалык итүче субъект - бу авылның терәге, аны үстерүгә тоту өчен табыш һәм финанс чыганагы булыр иде, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. Шунлыктан инициатива күрсәтергә, программалар төзергә, эшләргә кирәк.
2015 елда Екатерина АҖ-дә юбилейлар көтелә. Бистәгә 250 ел, авыл мәктәбенә 30 ел тула. Бүгенгесе көндә бу борынгы авыл ничек яши соң?
АҖ башлыгы Наталья Баранова үзенең отчетында авыл җирлегенең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. 2014 елда 2 программа буенча авыл җирлеге территориясендә күпфатирлы торак йорт ремонтланган, урамнарны яктыртканнар. 2015 елда Яңа Иванаевода күп функцияле үзәк ачылачак һәм Үзәк урамда 1,5 км юл тәртипкә китереләчәк. 2016 елда Бистәнең үзендә яңа клуб төзү планлаштырыла.
Әлегә акча булмау сәбәпле үләт базы, чүплекләр бик начар хәлдә, АҖ территориясеннән чүп чыгару өчен транспортлары юк. 2015 елда референдум белән үзара салым хисабына проблемаларны хәл итүгә өмет бар, чөнки үзара салым акчасына республика бюджетыннан да шактый акча өстәлә. Авыл халкы көнүзәк бурычлар планын төзү өчен авыл активистларыннан инициатива төркеме төзүне тәкъдим итте. Мәктәп директоры Ольга Смурыгина, ФАП фельдшеры Наталья Меркурьева отчет белән чыгыш ясадылар, участковый ихластан екатериналыларга имин тормыш алып барган өчен рәхмәт белдерде. -Бездә су бик начар, - дип үзе белән алып килгән шешәдәге болганчык, сары суны күрсәтте бер хатын-кыз. Бу - авылның күптәнге проблемасы, күп санлы тишекләре булган суүткәргечкә системада басым үзгәргәндә пычрак эләгә. Вячеслав Козлов әлегә суны суэтем башнясы аша бирүне торгызырга кирәк, дип тәкъдим кертте. -Аннан проблеманы кардиналь хәл итәчәкбез, - дип ышандырды. Бу мәсьәлә халык арасында ыгы-зыгы уятты, кемдер суны чишмәдән алырга тәкъдим итте - инициатива төркеме өчен беренче эш билгеле дә булды.
Балалар бакчасы өчен түләүдә бурычлар җыелу мәсьәләсе кузгатылды, халыкның акчасы юк - сөт өчен вакытында түләмиләр - (екатериналылар сөт өчен ноябрьгә дә акча алмаганнар), сөтнең сыйфатына контроль булмау сәбәпле, аның бәясе дә түбән.
Сөйләшү ачыктан-ачык барды, власть һәм халык проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзләде. Авыл халкы күтәргән мәсьәләләрне район башлыгы контрольгә алды. Юбилей елында Бистәдә, шәһәрдә яшәүче авылдашларын-якташларын чакырып, "Авыл көне" үткәрергә карар иттеләр.
Җыен азагында мәктәп укытучысы Екатерина Фомина авылның җәмәгать тормышында актив катнашкан һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен бүләккә тиенде. Алдынгы савымчы Лидия Красниковага, кул эшләре остасы Маргарита Смурыгинага, иң әйбәт ярдәмче хуҗалык алып барган Любовь Хорьковага һәм клуб өчен тренажерлар һәм спорт җиһазлары алу өчен 300 мең сум грант откан китапханәче Валентина Меркурьевага бүләкләр тапшырылды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев