Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә КМС заводы бүген

Нәрсә соң ул КМС заводы? Яисә бүгенге көндә заводны без ничек күзаллыйбыз? Бу турыда безгә актуаль интервью барышында аның директоры Федор Бурчин сөйләде.

-Яңа җитәкчелек тарафыннан сезнең алда нинди максат һәм бурычлар куелган иде?
-Безнең завод үз продукциясен 1967 елның 1 гыйнварыннан чыгара башлый. 1991 елдан башлап, ул берничә үзгәртеп оештыруга эләгә, ә 2013 елның июненнән "Просто молоко" ИК ҖЧҖ филиалы булып эшли башлады. Яңа структурада эшли башлауның беренче көннәреннән үк аның җитәкчелеге безнең алга берничә бурыч куйды. Беренчедән, заводны һәм аның коллективын сакларга. Икенчедән, барлык финанс агымы ачык, аңлаешлы булырга тиеш. Өченчедән, экономияләүдә катгый режим кертергә, чыгымнарны киметергә, дәлилләнмәгән чыгымнардан сакланырга. Дүртенчедән, җитештерелә торган сөт продукциясенең сыйфатын күтәрергә. Һәм бишенчедән, барлык заводларга да (алар хәзер 9ау) эшнең зарар күрми эшләү режимына чыгарга. Шушы структурада ике елга якын эшләү дәверендә безнең идарәче компания коллективлары, шул исәптә безнең завод та, әлеге барлык бурычларны да уңышлы гына үтиләр.
-Шушы вакыт эчендә завод нинди уңышларга иреште?
-Завод көйле генә эшләп килә. Бу саннарда да бик яхшы аңлашыла. Мисал өчен, быелгысы елның 9 аенда завод 17888 литр сөт хәзерләде, бу 2013 ел дәрәҗәсенә карата 124% тәшкил итә. 363 миллион сумлык (2013 елда - 249 млн.сумлык) товар продукциясе җитештерелгән. 1 тонна сөтнең уртача бәясе 17927 сум тәшкил итә (2013 елда - 13878 сум). Җитештерү үсеше завод хезмәткәрләренең хезмәт хакында да чагылыш таба. Әгәр узган ел ул 14097 сум булса, быел - 16437 сум. Үсеш күз алдында һәм 11% тәшкил итә. 2013 елда да хезмәт хакы ярыйсы гына артты, нәтиҗәдә кадрларның алмашынып торуы кимеде. Хәзер заводта 90 кеше эшли.
-"Кадрлар барын да хәл итә!" дигән лозунг бар. Алар белән сездә хәлләр ничегрәк?
-Килешәм, дөрес фикер. Соңгы өч елда без "яшәрдек" - хезмәткәрләрнең уртача яше 45 тән 43 кә чаклы кимеде. Көчле яшь егетләр - заводның киләчәге. Бу Альберт Рамазанов, Сергей Зубов, Александр Финагентов, Николай Пашутин, Владимир Бойков, Радик Суфиянов. Алар барысы да югары белемле, ә иң мөһиме үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Хезмәт ветераннарын да искә алып үтми мөмкин түгел, алар 10-30 ел хезмәт куйган һәм үз тәҗрибәләрен яшь егетләр белән бик теләп уртаклашалар. Бу баш инженер - В.Н. Попков, өлкән механик Н.И. Иванов, шофер В.Н. Астафьев, мастер-май җитештерүче М.Ф. Кислова, вакуум аппаратларын юучы С.А. Плаксин. Һич арттырмыйча әйтәм, әлеге намуслы хезмәткәрләргә мин, үземә таянган күк, таянып, ышанып эш итә алам.
-Соңгы араларда "Просто молоко" ИК ҖЧҖ сөт продукциясенә охшатып ясау очраклары билгеле булды. Әлеге уңайдан сез ни диярсез?
-Әйе, һәркемгә мәгълүм булган җитештерүчеләрнең сөт продукцияләренә охшатып, алдап ясау (күрсәтү) очраклары бар. "Просто молоко" ИК ҖЧҖ продукциясен дә бик еш охшатып ясыйлар, нигездә, "Крестьянское" мае һәм кулланучылар репутациясен яулаган сырлар. Соңгы елда әлегедәй 5 очрак ачыкланды. Шуларның кайберләре буенча җинаять эшләре кузгатылды. Хәзер бу мәсьәләләр белән Идарәче компаниянең һәм Республиканың тиешле хезмәтләре шөгыльләнә. Майга килгәндә, шуны әйтә алам: майның 1 килограммы 240 сумнан да арзан булырга тиеш түгел. Шуннан да түбән бәядә икән - димәк охшатып ясалган дигән сүз.
Без сыйфатсыз продукция ясауга юл куймыйбыз, чөнки үз хезмәтебезгә һәм сатып алучыларга хөрмәт белән карыйбыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Федор Тимофеевич.
Әңгәмәне Ольга Иванова алып барды
Сөт ризыкларының сыйфатына карата булган теләсә нинди дәгъвалар һәм теләкләр бушлай "кайнар линия" телефоны буенча (8-800-333-9-11) кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев