Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның яңа ел котлавы

Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Сезне туачак Яңа ел белән котлыйм!

2015 ел районыбыз өчен бик җиңел ел булмады, шулай да узып баручы ел һәр гаиләдә онытылмаслык күңелле мизгелләр дә калдыргандыр. Кемнеңдер быел баласы туды, кемнеңдер баласы бакчага яки мәктәпкә китте, кемдер конкурсларда җиңде, ярышларда катнашты, кайбер гаиләләр торак шартларын яхшыртуга иреште.
Бу ел районыбыз халкы өчен киеренке эш һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Ул төгәлләнде, яңа елның язмышы исә үзебездән дә тора.
Мин Яңа Чишмә районы территориясендә эшләүче барлык предприятие җитәкчеләрен, оешма һәм учреждение хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлыйм. Районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән нефть компанияләре хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт белдерәм.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә аеруча рәхмәт белдерәсе килә, алар өчен узып баручы ел бик катлаулы ел булды, әмма тырышлык һәм түземлелек үз нәтиҗәсен бирде.
Мин хөрмәтле ветераннарыбызны да Яңа ел белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек телим!
Үсеп килүче яшь буынны да Яңа ел белән котлыйсы килә. 2015 елда район яшьләре үзләренең талантлы, иҗади, аң-белемле булуларын, спортны яратуларын исбатладылар. Яшьләребезнең яңа идеяләре 2016 елда тормышка ашар дип өметләнәбез.
Мин сезне борчуга салган барлык тискәре күренешләрне 2015 елда калдыруыгызны телим, сезне сөендергәннәре исә яңа елда да чагылыш тапсын.
Һәммәгезгә, якыннарыгызга бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек телим! Хакимиятнең, җәмәгатьчелек, предприятиеләр һәм учреждениеләр, яшьләр һәм ветераннарның берләшеп көйле эшләве районның чәчәк атуына булышлык итәр, дип ышанам. Көчләрне берләштереп кенә без уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкбез.
Туасы яңа - 2016 ел белән!
Бәйрәмнәр белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев