Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

яңа микрорайон булачак!

2012 елда Яңа Чишмә район үзәгендә яңа "Көнбатыш" микрорайоны (Парк урамы артында) проекты әзерләнгән иде. Төзелешнең проекты һәм ген.планы расланган, конкурс буенча подрядчылар билгеләнгән һәм коммуникацияләр төзелеше башланган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров безнең белән әңгәмә барышында төзелешкә 100 гектар җир бирелүен (булуын) билгеләп үтте. Киләчәктә монда барлык инфраструктуралары булган (балалар бакчасы, мәктәп, спорт мәйданчыклары, кибетләр һ.б.) яңа поселок төзеләчәк.
Хәзергесе вакытта төзелешнең беренче этабы буенча торак өчен 148 участок проектланган (һәр участок 1500 кв.м), шуларның 50 дән артыгы ызанланган һәм шәхси төзүчеләргә бирелгән.
Инженерлык коммуникацияләре төзү буенча да байтак эшләр эшләнгән. 2013 елда ук инде суүткәргеч сузылган иде, бу көннәрдә канализация торбаларын салу эше төгәлләнә, электр тапшыргычларның беренче линияләрен (60 тан артык багана, КТП һәм подстанцияләр урнаштырып) төзү эшләре бара, төзүчеләр дә зур эш башкарганнар - юлга ком, вак таш салынган һәм асфальтның беренче каты түшәлә. Әлеге максатларга 30 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Газ кертү буенча проект хәзер экспертизада һәм быел шулай ук газүткәргечләр төзү буенча эшләрне башкарырга да планлаштыралар.
Сентябрьдә-октябрьдә йорт төзергә ниятләгән хуҗалар үзләренең йортларын төзү эшенә керешкәннәр инде һәм берничә елдан соң әлеге микрорайонда бик матур һәм төзекләндерелгән яңа поселок үсеп чыгуына ныклы ышаныч бар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев