Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңачишмәлеләр Татарстанда Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызуны хуплыйлар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу турында" Указга кул куйган. Указга туры китереп, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара дуслык һәм бердәмлекне ныгыту максатларында Болгар шәһәрендә "Болгар ислам академиясе" фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту мөселман үзәге булдыру...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу турында" Указга кул куйган.
Указга туры китереп, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара дуслык һәм бердәмлекне ныгыту максатларында Болгар шәһәрендә "Болгар ислам академиясе" фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту мөселман үзәге булдыру буенча Рәсәй Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары, Рәсәй мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу турында Татарстан митрополие, Рус православие чиркәве (Мәскәү патриархаты) һәм Казан шәһәре мэриясе инициативалары хупланган. План 2016 елның 21 маенда Болгар ислам академиясен булдыру (салу) урынында (Идел-Болгар дәүләтендә рәсми төстә ислам кабул ителгән көндә) һәм 2016 елның 21 июлендә Казан Изге ана иконасы соборы яңадан торгызыласы урында (Казан Изге ана иконасы табылган көндә) истәлек ташы салганда чаралар оештыруны күздә тотарга тиеш.
Яңа Чишмә районы халкы әлеге Указга кул куелуын хуплый һәм аңа карата үз мөнәсәбәтләрен алар үткәрелгән блиц-сораштыруда белдерделәр. -Безнең республикада динне яңадан торгызу һәм үстерүгә, дини оешмалар эшендә булышлык күрсәтүгә зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте безнең белән булган әңгәмә барышында Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәсәнов. -Райондагы барлык татар авылларында да мәчетләр эшли, эшебездә республика һәм район җитәкчелеге ярдәмен без һәрвакыт тоеп яшибез. Мин Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу турында" Указга кул куелуын тулысынча хуплыйм. Бу республикабызда позитив конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тагы да ныгыта. -Әлеге хәбәрне шатланып кабул итәм, - ди Архангел Бистәсендәге Вознесения Господня чиркәве башлыгы Георгий атакай. -Республикабыз Президентының әлеге карары мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен, берсүзсез, уңай факт булып тора. Ул - Татарстан халкының дус һәм бердәм булып яшәвенең күпьеллык тәҗрибәсе нәтиҗәсе. Әлеге прогрессив адым артыннан бары бер теләк кала: чиркәү, мәчет, синагога һәм башка дини корылмалар салынган җирләр аларга түләүсез файдалануга тапшырылсын иде.
-Президентыбыз Р.Н. Миңнехановның "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан торгызу турында"гы Указын зур канәгатьләнү белән кабул иттем, - ди Акбүре авылы кешесе Салисә Мотыйгуллина. - Әлеге зур һәм мөһим проектларны тормышка ашыру республикабыз халкы бердәмлеген ныгытуда сизелерлек адым буласына мин ышанам. Мин әле үзем дә ислам академиясендә бик теләп белем эстәр идем, тик хәзер яшем мөмкинлек бирми, ә бәлки минем балаларым һәм оныкларым дини белем алырга теләрләр, мин моңа сөенәчәкмен генә.
-Әлеге вакыйгага уңай карыйм, - ди Яңа Чишмә авылы кешесе Татьяна Карасева. Миңа Татарстанда православие динендәгеләр өчен дә, мөселманнар өчен дә шундый изге урыннар булдырулары (төзүләре), республикабыз халкының үзара аңлашып яшәве, һәр дингә хөрмәт белән караулары ошый. Әлеге карар белән республикабыз хөкүмәтенең ике дингә дә булышлык күрсәтүе сөендерә.
Аның белән авылдашы Ольга Иванова да килешә: илдә һәм дөньяда Татарстанны төрле милләттән һәм төрле диндә булган халкының үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәвен мисал итеп китерәләр. Безнең авылда да башка халык диненә булган үзара ихтирамлы мөнәсәбәткә кагылышлы мисалларны күпләп китерергә була. Димәк ТР җитәкчелеге карары - ике як өчен дә күңелле хәбәр, бигрәк тә мөселманнар һәм православие динен тотучылар бер-берсе өчен сөенәләрдер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев