Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янгын куркынычы арта

Гадәттә көзге салкыннар җитү белән янгыннар саны арта, бу ут белән саксыз эш итүдән, электр җиһазларыннан һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозудан килеп чыга.

Мич белән ягып җылытыла торган торак йортларда иң күп таралган җитешсезлек - ул мичләрдә хасил булган ярыклар, мич алдында калай булмау яки морҗаларның тиешенчә чистартылмавы.
Яңа Чишмә муниципаль районында нәкъ шул сәбәп белән 2 янгын чыкты. Янгын чыгуга мичнең кыза торган җирләренә кабынып китүчән әйберләрнең тиеп торуы да сәбәпче. Мич, морҗа ярылган, морҗалар чистартылмаганда, мич стенасы нәзек булганда да мич тирәсендәге температура күтәрелергә мөмкин.
Мич төзек булмаса да кеше аны ягуын дәвам итә, нәтиҗәдә янгын чыга.
Шуңа бәйле рәвештә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.
-Ягу сезоны башланганчы мичләрне, морҗаларны чистартырга, ремонтларга, агартырга, ярыкларын сыларга кирәк. Мич чыгару һәм ремонтлау эшләрен махсус лицензиясе булган кешеләргә һәм оешмаларга гына ышанып тапшырырга мөмкин.
-Мич һәм морҗаның чорма яки ике кат арасындагы агач түшәмә белән тиешеп торган урыннарда кирпеч калынрак куелырга тиеш. Мичнең стенасын калынрак итеп өю турында да онытмаска кирәк.
-Яна торган мичне күзәтүсез калдыру яки шунда кече яшьтәге балалар калдыру аеруча куркыныч. Мич кабызу өчен янучан һәм тиз кабынып китә торган сыеклыклар кулланырга ярамый.
-Теләсә нинди мичнең үз нигезе булырга һәм аның стенасы агач конструкцияләргә тиешеп тормаска тиеш. Алар арасында бушлык калдыру кирәк.
-Мич алдында идән агач булса, 50х70 см үлчәменнән дә кечерәк булмаган калай кагу зарур. Мич артык кызмасын өчен аны көнгә 2-3 мәртәбә, сәгать ярымнан артык вакыт узгач кына ягу киңәш ителә.
-Өйгән мичтә ярыклар хасил булмасын өчен морҗаны - төтен юллыкларын корымнан гел чистартып тору кирәк.
-Мичтә әйберләр һәм чи утын киптермәгез. Өйдәге җиһаз, пәрдәләр, әйберләр ягыла торган мичтән ераграк (0,5 м) торырга тиеш.
-Ягу сезоны башланганчы һәр мичне, өй эчендәге төтен юллыкларын, чормадагы морҗаны известьле эремә белән агарту кирәк, шулай иткәндә ак фонда ярыклардан чыккан төтен карасын күрүе ансатрак була.
-Җайланмаган (махсус булмаган) мичләрне газ яки күмер белән ягу тыела.
-Өйне, чормаларны җиңел кабынып китүчән материаллар белән җылытырга ярамый.
-Мичкә сыймаган озын утыннар ягарга да ярамый. Утын пүләне буйлап ут үрләп якын тирәдәге әйберләргә, идәнгә һәм стенага кабарга мөмкин.
-Бинаның янучан һәм авыр янып китүчән җирләрен (стеналар, аралыклар, түшәмнәр, балкалар) мичкә яки морҗага якын торган җирләрдә янмый торган материаллар белән бүлеп кую кирәк.
Исегездә тотыгыз!
Янгыннарны булдырмау сүндерүгә караганда җиңелрәк. Яңа Чишмә районында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев