Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөкле һәм яшь ярымга чаклы балалары булган хатын-кызларга кайбер гарантияләр турында

Илебездә социаль-икътисадый шартлар йөкле хатыннарга һәм балигъ булмаган балалары булган хатын-кызларга, тиешле ялга хокуклары була торып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтендә булырга (эшләргә) мәҗбүр итә. Һәммә кеше дә хезмәт законнарында каралган, үзләренә кагылышлы гарантияләрне белеп бетерми. РФ ХБ-ның 254 маддәсе йөкле һәм яшь ярымга чаклы баласы булган хатын-кызларга башка эшкә...

Илебездә социаль-икътисадый шартлар йөкле хатыннарга һәм балигъ булмаган балалары булган хатын-кызларга, тиешле ялга хокуклары була торып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтендә булырга (эшләргә) мәҗбүр итә. Һәммә кеше дә хезмәт законнарында каралган, үзләренә кагылышлы гарантияләрне белеп бетерми.
РФ ХБ-ның 254 маддәсе йөкле һәм яшь ярымга чаклы баласы булган хатын-кызларга башка эшкә күчүне гарантияли.
Медицина билгеләмәсенә һәм үзләренең гаризаларына нигезләнеп йөкле хатын-кызларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы производство факторларын кисәтү максатында аларга эшләп чыгару, хезмәт күрсәтү нормалары киметелергә тиеш, яки андый хатын-кызлар тискәре производство факторлары йогынтысы булмаган башка эшкә күчерелә алалар. Бу вакытта йөкле хатын-кыз үзенә тискәре производство факторлары йогынтысы булмаган башка эш тәкъдим ителгәнче эштән азат ителә, эш бирүче исә аның шул сәбәпле калган эш көннәре өчен уртача хезмәт хакы түли (ягъни эшләми торган көннәре өчен дә хезмәт хакы саклана). Баланы тиешенчә карау шартлары тудырырга кирәклеген исәпкә алып, эш бирүче 1,5 яшькә чаклы баласы булган ана гаризасы буенча, әүвәлге эшен башкару мөмкинлеге булмаганда, аңа башка эш тәкъдим итәргә бурычлы. Яшь ярымлык баласы булган ананың элекке эшен башкара алмавы түбәндәгеләрдән гыйбарәт булуы ихтимал: баланы тиешенчә карау һәм ашату өчен вакытка сыешмаучанлык; эш вакытының билгеле бер режим төреннән; йөреп эшләү; яшәү урыны эш урыныннан ерак булуы һ.б.
Хатын-кыз хезмәт хакы түбәнрәк булган эшкә күчерелгән очракта, баласы яшь ярымга җиткәнче аның элекке эше буенча түләнгән уртача хезмәт хакы сакланырга тиеш. Шулай итеп, эш бирүченең әлегедәй хатын-кызга башка эш бирүдән баш тартырга хакы юк, ә вакансия булмаганда, хатын-кызны эштән азат итеп, аңа уртача хезмәт хакы түләргә тиешле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X