Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Юл картасы“ның үтәлеше – мөһим күрсәткеч

Ел саен ел башында райондагы 15 авыл җирлеге үз территорияләрендә социаль-икътисадый үсешнең юл картасын кабул итә, алар исә берничә төп бүлектән тора.

Халыкның хезмәт активлыгы буенча күптән түгел үткән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова 2016 елда юл карталарының үтәлеше нәтиҗәләренә анализ ясады.
Юл картасының беренче бүлеге АҖ бюджетларының үтәлешенә кагыла, ул салым һәм салымныкы булмаган түләүләрнең керүен (җыелуын) чагылдыра. Гамәлдә барлык АҖдә планны үти алган. НДФЛ 104%ка үтәлгән, Шахмай, Архангел һәм Черемухово АҖ аны җыю буенча алда бара. АҖ бюджетына 20,8 млн. сум җир салымы җыелган (113%), аны җыю планын да бар да үтәгән. Физик шәхесләрнең керемнәренә карап салына торган салым планнан 2,2 млн. сумга күбрәк җыелган һәм ул 111% тәшкил итә. Биредә Шахмай, Петропавел һәм Красный Октябрь АҖ - беренче сафларда.
АҖ буенча үзара салым акчасы 84,5% кына җыелган, 7 АҖ гына план заданиесен үти алган, болар Акбүре, Ленино, Красный Октябрь, Шахмай, Буревестник, Архангел, Акъяр АҖ.
- Эшләнгән эш шактый булуга карамастан, 2017 елда юл карталары кысаларында керемнәрне 100% үтәүне тәэмин итү өчен бөтен көчне куярга кирәк, - дип билгеләп үтте Луиза Исхакова.
Икенче бүлек - терлекләрнең баш саны. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында - 5236 баш, шәхси хуҗалыкларда 2122 баш савым сыеры асрала. Ленино, Зирекле, АҖ-дә МЭТ санын арттыруга ирешкәннәр. Яңа Чишмә, Петропавел һәм Екатерина АҖ бу эштә нык калыша. Сарыкларга килгәндә, Ленино, Екатерина, Зирекле АҖ-дә аларның саны арткан. Черемухово АҖ-дә сарыкларның баш санын арттыру планы 46%ка, Архангелда 37,3%ка гына үтәлгән. Архангел, Красный Октябрь, Чабаксар һәм Шахмай АҖ-нән кала, 10 АҖ-дә авыл хуҗалыгы оешмаларында МЭТ-нең баш санын саклап кала алганнар һәм бераз арттыруга да ирешкәннәр.
Юл картасының өченче бүлеге - ШЯХ-ны үстерүгә ташламалы кредитлар алу. Акъяр, Акбүре, Зирекле, Тубылгы Тау, Чабаксар, Шахмай АҖ кредит алу буенча планны үтәгәннәр. Яңа Чишмә (35%), Буревестник (50%) авыл җирлекләре планны күпкә үти алмаганнар.
Дүртенче бүлек - халыкның керемен тулыландыручы төп юнәлеш - ШЯХ-дан сөт сату. Узган ел барлык каналлар буенча халыктан 5383 тоннадан артык сөт сатылган, 1 баш сыерга исәпләсәң, ул 2503 кг туры килә. "5 АҖ планны үтәгән, ә 11 АҖ-нә әле эшлисе дә эшлисе", - дип билгеләп үтте Луиза Исхакова.
Бишенче бүлек - кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру. Район буенча барлыгы 79 яңа эш урыны булдырылган, план үтәлгән, нибары 5 АҖ-дә генә эшмәкәрләр теркәлгән.
Алтынчы бүлек - рәхәт яшәү өчен уңай шартлар тудыру: файдалануга яңа торак тапшыру. Барлыгы 5088 кв. метр торак тапшырылган, иң азы Черемухово АҖ-дә - 18 кв.м., Акбүре АҖ-дә - 436,8, Екатерина АҖ-дә - 180,31, Архангелда - 91,2, Яңа Чишмәдә - 2335,06, Зирекледә 427,6 кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
Җиденче бүлек - коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек һәм контрольлек итү. ТКХ өчен түләүләр җыю планы 100% ка, Архангел, Екатерина, Зирекле, Яңа Чишмә, Черемухово, Акъяр АҖ-дә ул тагы да күбрәк җыелган. Су санагычлары урнаштыру: Архангел АҖ-дә - 200%, Чабаксар һәм Ленино АҖ-дә 100%ка үтәлгән.
Сигезенче бүлек - алкоголь продукциясе буенча кергән мөрәҗәгатьләр саны. 2016 ел дәвамында авыл җирлекләреннән аерым йортлардан исерткеч эчемлекләр сату (легаль булмаган) турында 70 мөрәҗәгать кергән. Яңа Чишмәдән - 3, Шахмайдан - 1, Ленинодан - 2, Петропавелдан - 30, Екатерина АҖ-нән - 10, Архангелдан - 1, Чабаксардан - 1, Акъярдан - 1, Буревестниктан 22 хәбәр алынган. Мөрәҗәгатьләр Яңа Чишмә полиция бүлегенә тапшырылган. АҖ башлыкларына законсыз легаль булмаган аракы һәм суррогат алкоголь сату турындагы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында колак салырга тәкъдим ителде.
Барлык күрсәткечләрне исәпкә алып, авыл җирлекләре тарафыннан юл карталарының үтәлеш рейтингы төзелгән.
Беренче урынны - Акбүре, икенче - Яңа Чишмә, өченче урынны Ленино АҖ били. Исемлекне Красный Октябрь, Әдәмсә, Буревестник АҖ төгәлли. Хәзер 2017 елга "юл карталары" кабул ителгән һәм аларны үтәү өстендә эшлисе дә эшлисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев