Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл төзүчеләр кышка әзер

"Алексеевскдорстрой" ААҖ юл төзүчеләре кышкы шартларда эшләүгә ныклап торып хәзерләнгәннәр.

-1 октябрьдән башлап Яңа Чишмә участогында ике смена эшли, кизү тору сменалары да оештырылды, - дип хәбәр итте безгә участок начальнигы Динар Әхмәтшин.
-Без 224 км региональ һәм 60 км федераль юлларга хезмәт күрсәтәбез, - диде ул. -Юлларны уңай хәлдә тоту өчен Яңа Чишмә һәм Ленино участокларында 26 берәмлек махсус техника тупланган, шул исәптән 4 грейдер, МТЗ базасында 4, "Урал" базасында 1 ротор, ике К-700 тракторы, 2 төягеч һәм 6 КДМ (комбинированные дорожные машины) бар. Алар юлларга комлы-тозлы катнашма һәм тоз сибү өчен җайлашкан. Юл төзүчеләр 6,5 мең тонна комлы-тозлы катнашма һәм 500 т тоз запасы туплаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев