Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зирекледә ТР Милли музееннан килгән төркем эшләде

- 30 сентябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда ТР Милли музеннан эшче төркем булып китте.

Төркем җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина, фотограф Елена Сөнгатова, аның ярдәмчесе Евгений Хмельников Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышының Интернет-музеен оештыру эшләре белән янып йөриләр, - дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
- Эшче төркем Бөек Ватан сугышына кагылышлы темага материаллар һәм экспонатлар сайлап алды, музей коллективы барлык сораулар буенча белешмәләр бирде, хезмәткәрләр экспонатлар тәкъдим иттеләр, - диде ул.
ТР Милли музееның эшче төркеме Яңа Чишмә гимназиясендәге "Хәтер музее"нда һәм Яңа Чишмә авылындагы туган як музеенда да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев