Реклама
Көн темасы
4 айга йомгак ясалды
Үткән җомгада Красный Октябрь поселогы клубында авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында үткән киңәшмәдә быелның 4 айлык нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Евгений СТАРОВ
Киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашучылар автобуста Красный Октябрь авыл җирлеге территориясен карап әйләнделәр. Анда авылны төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән, алар балалар бакчасында һәм мәктәптә дә булдылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 348 беркетмә язылган, шуның 8-се - иске сарайларны сүтү буенча.
Авыл урамнары шактый чистарган, чүп ташлау урынын, санкцияләнмәгән чүп түгү урынына әверелгән чокырны тәртипкә китергәннәр, ике балалар мәйданчыгы ясалган, хоккей тартмасын төзеп бетергәннәр.
Киңәшмәне ачып җибәргәннән соң, Вячеслав Козлов федераль юлны чиста тоту буенча эшләгән эшләре өчен Акъяр, Ленино, Әдәмсә һәм Зирекле АҖ башлыкларына рәхмәт белдерде.
Алда үткәрелгән киңәшмәләрдә кабул ителгән карарларның үтәлешенә анализ ясап оештыру бүлеге мөдире Любовь Козлова чыгыш ясады. Ул шулай ук җыелучыларга Акъяр һәм Архангел АҖ башлыкларының район порталындагы эшләре һәм электрон вариантта документлар әйләнеше турында җиткерде, авыл халкы өчен юбилей һәм истәлекле даталарда авыл җирлекләре территорияләрендә агачлар утырту урынын билгеләү турында да сөйләде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина ярты еллыкка керемнәр һәм чыгымнар буенча район һәм авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турындагы информация белән чыгыш ясады. Муниципаль районның берләштерелгән бюджетның үз керемнәре керү планы 4 айда еллык билгеләнүләргә карата 34 процентка үтәлгән, кертемнәр үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33 процентка арткан, дип билгеләп үтелде. Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары 34 процентка үтәлгән. Үз керемнәрен кертү буенча авыл җирлекләре бюджеты еллык аныкланган заданиеләргә карата 28 процентка башкарылган. 15 авыл җирлегенең бары өчесе: Архангел, Екатерина һәм Черемухово гына планны үтәгәннәр. Физик затларның керемнәренә салына торган салымнар буенча недоимка 11 процентка кимегән. Авыл җирлекләре бюджетларының чыгымнар өлеше 31 процентка үтәлгән. Кредитор бурычлар 31 процентка яки 338 мең сумга кимегән. Бюджет оешмаларының энергия чыгымнарына анализ ясап финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече Ольга Пьянзина чыгыш ясады. Газ буенча - 43 мең куб метр артык тотылган. Корректор белән эшләүче санагычлар урнаштырырга кирәк. Электр энергиясе чыгымнары буенча 112,6 мең квт/сәг. артык чыгым күзәтелә. Санагычларны ике тарифлыга алыштыру зарурлыгы бар.
Хезмәт ресурслары балансы буенча Шахмай АҖ бухгалтеры Фәрдания Галимова чыгышы тыңланды. РМБ мөдире Гөлсинә Мөбәракшина слайдлар күрсәтеп, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында җиткерде.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җыелучыларның игътибарын коену сезонында - куркынычсызлык, африка чумасы профилактикасы (дуңгызлар урам буйлап йөрергә тиеш түгел), янгын куркынычсызлыгы, төзекләндерү һәм яңа ягу сезонына әзерлек мәсьәләләренә юнәлдерде.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эше турындагы информация белән аның рәисе Наталья Гордеева чыгыш ясады. Буш җир участоклары хакында слайдлар күрсәтелде. Инвентаризация ясау барышында быел 351 буш участок (мәйдан) булуы ачыкланган. Аларны тапшыру процессы бара, участокларның 68 проценты тапшырылган. Яңа Чишмә һәм Чабаксар АҖ буенча әлеге эшләр сүлпән алып барыла. Торакны хосусыйлаштыру буенча эшләрне активлаштыру кирәклегенә басым ясалды, бушлай хосусыйлаштыру вакыты киләсе елның 1 мартында төгәлләнәчәк.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова халыктан сөт сатып алу һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшләрнең торышы турында сөйләде. Аның чыгышы диаграммалар һәм графиклар белән аңлатылды. 4 айда 12690 центнер сөт сатып алынган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 5 мең центнерга күбрәк. Петропавел, Шахмай һәм Чабаксар АҖ-ре уңай яктан билгеләп үтелде, ә Акбүре, Ленино һәм Екатерина АҖ территорияләрендә узган елга караганда сөт хәзерләү буенча начар эшлиләр. Бер баш сыердан 581 кг сөт сатып алынган, бу үткән елдагыдан 232 кг-га күбрәк. Сөт өчен исәп-хисап ясау буенча проблемалар күп әле. ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар бирү турында сөйләгәндә, ел башыннан алып барлыгы 24 миллион 529 мең сумлык 130 кредит алынуы билгеләп үтелде. 100 йортка ШЯХ кредитлары саны буенча безнең район уртача республика күрсәткечләреннән калыша ( 23 һәм 26). Авыл җирлекләре арасында Акбүре һәм Ленино АҖ-ре 2012 елның беренче ярты еллыгына ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар алу буенча җиткерелгән бурычны үтәгәннәр. Әлеге мәсьәлә буенча Буревестник һәм Черемухово АҖ-ре барыннан да начаррак эшлиләр. Кредитлар бирү буенча банклар арасында Ак Барс банк (57) һәм Татфондбанк (51 кредит) яхшы эшлиләр. Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларына ШЯХны үстерүгә кредитлар алу буенча республика дәрәҗәсенә чыгу бурычы куйды.
Киңәшмәдә шулай ук район тормышы эшчәнлегендәге кайбер башка мәсьәләләр дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев