Реклама
Көн темасы
45нең маен искә алып
Бик тиздән халкыбыз Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәчәк. 1945 елның онытылмас май көннәре үткәндә кала. Тагын берничә елдан кулларына корал тотып җиңү көнен якынайтучылар саны бөтен ил буенча санаулы гына калачак. Һәм менә шуңа күрә дә инде хәзер үк сугышта катнашмаган, әмма ул вакытларда 7 һәм аннан да олырак...
Бик тиздән халкыбыз Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәчәк. 1945 елның онытылмас май көннәре үткәндә кала. Тагын берничә елдан кулларына корал тотып җиңү көнен якынайтучылар саны бөтен ил буенча санаулы гына калачак. Һәм менә шуңа күрә дә инде хәзер үк сугышта катнашмаган, әмма ул вакытларда 7 һәм аннан да олырак яшьтә булганнарның хәтер-хатирәләрен яңартулары зур әһәмияткә ия була бара. Чөнки һәркайсының язмышы сугыш белән бәйләнгән.
Безнең үтенечебез буенча, яңачишмәле Елена Ильинична Малышева сугыш башланган һәм беткән көннәрне, ул көннәрдә үз тормышындагы вакыйгаларны искә алып сөйләде:
- Безнең Чернышевский урамыннан сугыш башланып беренче көннәреннән үк һәр йорттан чакыру яшенә җиткән, зур гаилә башлыгымы ул, мыек та чыкмаган яшь егетме, барысы да фронтка китте. 22 июньдә безнең урам халык тавышыннан шаулап торды: барысы да урамга чыккан, бар җирдә дә елыйлар, кычкыралар… Миңа ул чакта 12 яшь иде. Хәтеремдә, җигүле атлар белән шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырып повестка таратып йөрделәр. 1942 елда минем әтием, аңа 49 яшь иде, Илья Иванович Муханов һәм ике абыем Алексей белән Михаил сугышка киттеләр. Әнием һәм олы апам җилкәсендә мин һәм кечкенә энем, ике сеңелем калдык. Ачлы-туклы яшәдек, үлән ашадык, алабута, болыннардан кыргый сарымсак җыйдык. 1944 елның гыйнварында әтинең үлүе турында кара кәгазь килде. Шул ук елны кыйпылчык белән бите җәрәхәтләнгән Алексей, кулы-аягы яраланган Михаил инвалид булып авылга кайттылар (алган яралары аларга озак яшәргә ирек бирмәде). Абзый-Александр Иванович Муханов полковник чинына ирешеп Берлинга барып җитте. Туганнан туган абыем Леонид Муханов фронтта һәлак булды.
1945 елның Җиңү көнен мин әйбәт хәтерлим. Ул чакта мин Ямаш районында хисапчы булып эшли идем. Шуннан алдагы көнне янә безне, конторадагы кызларны, Ерсубай авыл советына узган елны кырда калган бәрәңге җыярга җибәрделәр. Сугыш бетү турында беренче хәбәрне без үзебез яшәгән фатир хуҗабикәсеннән ишеттек. Ул безне иртән-иртүк уятты. Тик командировкага килгән беренче көнне безгә бәрәңге җыярга туры килмәде. Ерсубай уртасында мәйданга халык җыелды, бөтен җиргә әләмнәр эленгән иде, митинг булды. Бу сөенечле хәбәр халыкны берләштерде. Тик һәркем бу хәбәрне үзенчә каршылады: исән калганнарны өйләрендә көтсәләр, туганнарын көтеп җиткерә алмаучылар күз-яшь койды. Шулай да җиңү шатлыгы көчле, 4 елга сузылган дәһшәтле сугыш тәмам иде.
Хөрмәтле газета уку-чылар! Газетабыз редак-циясе өлкән буын кеше-ләреннән 1945 елның маенда Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрнең ничек тәэсир итүе турындагы хәтер-хатирәләре белән уртаклашуларын сорый. Сездән хатлар көтәбез.
Язманы Ольга
Иванова хәзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев